+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
1 апрель , 14:40

"Аларны кайдадыр ябып тоталар..."

Уфада югалган үсмерләрнең берсенең әнисе шундый фикердә.

"Аларны кайдадыр ябып тоталар..."
"Аларны кайдадыр ябып тоталар..."
UFA1.RU порталы Уфада югалган ике укучының берсенең әнисе белән сөйләшкән. Дамирның әнисе Гүзәл Әдигамова хәбәр иткәнчә, аның улының һәм иптәшенең өйдән качарга бернинди дә сәбәпләре юк. Аның сүзләренчә, Дамир әнисен беркайчан да юкка борчымас иде.

- Улым белән ачуланышмадык, - дигән Гүзәл. - Чөнки мин ике баланы [Дамир һәм аның сеңлесе] ялгызым тәрбиялим. Алар акча бәясен бик яхшы белә. Безнең арада тулы ышаныч. Әгәр дә кайдадыр нидер кылсалар, һичшиксез, киләчәкләр һәм сөйләячәкләр. Бу хакта мин һәрвакыт беренче булып беләм. Серләр юк.

Аның сүзләренчә, Дамир һәм Павел 6нчы лицейда укыганда танышалар һәм дуслашалар. Соңрак Дамир 88нче мәктәпкә кадет классына күчә, әмма 
балалар дуслыкны саклап кала.

- Алар бергә бер спорт төре белән мавыга, аларның искиткеч тренеры бар. Аларга ошый, бергә туризм, ориентирлашу белән шөгыльләнәләр, - дип хәбәр итә Дамирның әнисе.

Ул Дамирның өйдән үзе качып китә алмавын ассызыклаган

— Ул иң беренче чиратта минем сәламәтлегем һәм иминлегем турында уйлый, - дип сөйли Әдигамова. — Чөнки мин аларга күпме акча, көч салганымны бик яхшы аңлый. Бу буш сүзләр түгел, ул чыннан да «кечкенә мужик». Җитди, җаваплы, намуслы.

Исегезгә төшерәбез, 13-14 яшьлек ике үсмерне инде өченче көн эзлиләр.

- Полиция генә  программаны тулысынча белә. Без кешеләрдән бик зур ярдәм күрәбез, - дип билгеләп үтә Гүзәл Әдигамова. - Шәхсән үземнән аларга зур Ана рәхмәте. Чөнки алар мөмкин кадәр ярдәм итә һәм үзләре дә эзли, азык-төлек китерә. Эш бара, масштаблы эзләү оештырылган һәм барлык кешеләргә зур рәхмәт.

Ул шулай ук балаларның югалуы турында үз версиясен атаган.

- Коткаручылар үз эшләрен башкара, мөмкин булган һәр җирдә эзлиләр. Урманны тикшерделәр. Алар урманда юк. Әни буларак, фаразым: мин аларны кайдадыр ябып тоталар дип уйлыйм, - дип саный ана.

фото: башинформ


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: