UFA1.RU югалуның нечкәлекләрен белгән.
14 яшьлек Дамир һәм 13 яшьлек Павел, күптәнге дуслар, 30 мартта юкка чыктылар. Малайларның берсенең туганы сөйләвенчә, ул көнне аларның кыяга менү буенча ярышлары була, шуннан соң өйләренә кайталар да, йөреп керергә сорыйлар. Шул ук вакытта алар җиңүне бәйрәм итү өчен пикник кебек нәрсә оештырырга теләгән. Шәфиев урамы янындагы урманда урнашкан «Чайка» балалар лагерына барачакларын әйткәннәр. Бу ташландык җир түгел, анда җәяүлеләр юллары бар, якты, кешеләр йөреп тора. Әңгәмәдәш сүзләренчә, балалар бу урманны яхшы белгән, чөнки анда әти-әниләре белән килгәннәре булган. Бу юлы әти-әниләр дә барырга теләгән, әмма ахыр чиктә балаларын гына җибәргәннәр. 30 мартта 16:00 сәгатьтә малайлар элемтәгә керми башлаган. Аларның рюкзаклары су буенда табылган. Кичә үсмерләрне водолазлар да эзләде. Нәтиҗә юк әлегә.
Шулай ук балаларны волонтерлар да эзли. Эзләүдә Уфаның гражданнарны яклау идарәсе хезмәткәрләре дә катнаша.
Малайларның берсенең туганы әйтүенчә, аларның качарга сәбәпләре булмаган.
- Андый хәлнең беркайчан да булганы юк. Тыңлаучан егетләр. Мин аларның качарга сәбәпләрен дә күрмим, конфликтлар да булмады. Нәрсә булганын үзебез дә аңламыйбыз, - дигән ул.
Үтерү мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Бу үсмерләр исән түгел дигән сүз түгел: стандарт практика, тикшерүчеләргә эзләү өчен күбрәк вәкаләт бирә.
Исән-сау табылсыннар инде!
Фото: башинформ