+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
2 апрель 2024, 09:55

Югалган үсмернең итеге табылган?

 Уфада югалган үсмерләрне эзләү дәвам итә. Агыйдел елгасы үзәнен тикшергәндә, коткаручылар, фаразлануынча, аларның берсенең итеген тапкан.

Югалган үсмернең итеге табылган?Югалган үсмернең итеге табылган?
Югалган үсмернең итеге табылган?

"Аяк киеме табылган территориядә водолаз эшләре үткәрү турында карар кабул ителде", — дип хәбәр иттеләр дәүләт комитетында.

Уфаның Гражданнарны яклау идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, югалган балаларны эзләүче водолазлар Агыйдел төбенең чагыштырмача чисталыгын билгели, әмма кайбер урыннарда аларга бик көчле агым белән көрәшергә туры килә.

"Водолазлар елга акваториясенең мөмкин кадәр зуррак мәйданын тикшерергә тырыша, чөнки шушы көннәрдә актив боз китү һәм су басу чоры башланачак, бу аларның эшен вакытлыча туктатачак. Боз китү һәм су басу чоры вакытында водолазларга, үз гомеренә куркыныч янаганга, суга керү тыела», - дип хәбәр ителә.

Исегезгә төшерәбез, узган ял көннәрендә Уфаның 6нчы пристань районындагы урман массивында ике үсмер - 13 яшьлек Павел Паличев һәм 14 яшьлек Дамир Әдигамов югалды. Эзләүләрне полиция, Уфаның гражданнарны яклау идарәсе, Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсе, Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, иреклеләр, волонтерлар, водолазлар һәм кинологлар үткәрә.

фото:  "Госкомитет РБ по ЧС"

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас