Волонтерлар мәгълүматлары буенча, 3 апрель иртәсендә «ЛизаАлерт» оешмасы координаторлары, эчке эшләр органнары, Русия Тикшерү комитетының БР буенча Тикшерү идарәсе, МЧС, авария-коткару хезмәте, Уфаның гражданнарны яклау идарәсе һәм Октябрь районы хакимияте катнашлыгындагы оператив киңәшмә була, өстенлекле бурычлар билгеләнә.
"Территорияне карау өчен һавага вертолет күтәрергә карар ителде. Мәскәүдән китерелгән пилотсыз очу аппаратлары балалар югалган районда яңа очышлар ясады, - дип хәбәр итәләр. - Бу көннәрдә водолаз төркеме эшен туктатмый, шулай ук елга буйлап патрульлек итү өчен катер җәлеп ителгән. Бозның җылынуы белән бәйле рәвештә оптик приборлар ярдәмендә Агыйдел елгасы агымы буенча акваторияне күзәтү буенча бурычлар барлыкка килде. Яр буенда көн яктысында күзәтү постлары куелган.
Шулай ук җәяүле төркемнәр урманны җентекләп тикшерүне һәм яр буе линиясен карауны дәвам итә, автомобиль экипажлары ориентирларны ябыштыруда катнаша.
«ЛизаАлерт» отрядына ярдәмгә Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Калуга, Чиләбе өлкәсе, Пермь, Новосибирск, Самара һәм Татарстаннан тәҗрибәле эзләүчеләр килгән. Иреклеләр һәм битараф булмаган уфалылар тәүлек әйләнәсе штабка килүен дәвам итә. Бер көн элек эзләүдә 114 кеше катнашкан, төркемнәр 32 бурычны үтәгән.
Эзләү вакытында кайнар линиягә 85 шалтырату һәм мөмкин булган дәлилләр турында 42 хәбәр килгән. Барлык килгән мәгълүмат җентекләп тикшерелә. Исегезгә төшерәбез, әгәр дә сез югалганнарның кайда булуы турында нинди дә булса мәгълүматка ия булсагыз, зинһар, кичекмәстән отроядның 8 (800)700-54-52 тәүлек әйләнәсе кайнар линиясенә мөрәҗәгать итегез. Эзләүләр дәвам итә", — ди волонтерлар.
фото: "Стоп-кадр видео "ЛизаАлерт" в РБ"