“Әминә, әйдә бүген “Әндри” яланына барабыз, анда кичә Ивановка урыслары арыш көлтәләре суктырган. Кибәгендә арышы да бик күп калган ди, бераз җилгәреп алып кайтсак, балаларга да, үзебезгә дә азык булыр иде”, – диде Заһира, ишектән керә-керешли.
Кичә көн чалт аяз иде. Көзнең соңгы көннәре, кайчан аяз, кайчан кар катыш яңгыр ява. Ә бүген иртән торуга җир ап-ак булган. Бураны булмаса да, кары явып тора. Әминә белән Заһира, барлы-юклы киемнәрен киеп, кулларына капчык алып “Әндри” яланына юлландылар. Ялан авылдан ерак түгел, урман артында гына. Көлтәләр суктырылган җиргә бик тиз барып җиттеләр.
Чынлап та, көлтәләр сугылган, кибәге арасында арышлар да күренә. Алар кибәкне тиз генә капчыкларына тутырды да, читкәрәк китеп җилгәрербез, дип, урман авызына карап атлады. Шул вакыт аларның каршысына атка атланган Ивановка урысы Сергей килеп чыкты. Ул хатыннарны чыбыркы шартлатып туктатты да, яман сүгенеп, капчыкларын тарткалый башлады. Ә хатыннар куркышып кибәкләрен җиргә сипте.
Сергей моның белән генә туктамады, хатыннарга кибәкләрен кар өстеннән җыеп, көлтә суктырган урынга илтергә кушты. Хатыннар куркып, кар өстендәге кибәкне җыярга кереште. Әлбәттә, карлы кибәкне тутырганда куллары нык өшеде.
Заһира урысча белми иде, ә Әминә белә, чөнки ул Ульяновскида туып-үскән. Әминә, куллары нык өшегәч, түзмәде, Сергейга ачулы караш ташлады да, капчыгын бер якка атып бәрде һәм Сергейга: “Безнең ирләр сугыш яланында үлемгә каршы барып илне саклый, ә син сугыштан качып, өеңдә ятып, солдат хатыннарыннан көләргә, безне мыскылларга булдыңмы? Иртәгә район хәрби комиссариатына барып, синең өстән шикаять бирәм”, – диде дә, капчыгын да алмыйча Заһираны ияртеп кайтып китте.
Алар туңып өйләренә кайтып җиткәндә, караңгы төшә башлаган иде. Әминәнең өендә – биш бала. Үзе – алтынчы, әнисе җиденче җан. Аларның барысын да ашатырга кирәк. Ул мичкә утын ягып, бәрәңге пешерергә куйды. Төп азык – шул бәрәңге. Бәрәңге пешеп чыгып, ашарга утыруга, ишек шакыдылар. Кем йөри икән төнлә дип, курка-курка ишекне ачты Әминә. Ә анда кулына ярты капчык арыш күтәргән Сергей басып тора иде. “Әминә, сине электән беләм, ирең белән дә таныш идек. Бая сезне юкка куркытканым өчен гафу ит. Менә сезгә азрак арыш китердем, иртәгә берүк хәрби комиссариатка барма инде”, – диде ул ярым ялварулы тавыш белән.
Әминә икеләнеп калды. Алыргамы ул арышны, юкмы. Әгәр алып калса, Сергей, алар урлашты, дип, милиция чакырса, ярты капчык арыш өчен 10 елга утыртачакларын көт тә тор. Алмаса, балалары ач. Әминә капчыкка тотынмады, Сергей аны ничек куйган, шулай калдырып, ишеген бикләде. Әгәр иртәнгә кадәр тавыш-тын булмаса гына алырмын, дип уйлады хатын.
Иртән чыкса арыш урынында, ә капкадан йортка кергән бер эз дә күренми. Алды Әминә арышны. Шул арада Заһира йөгереп килеп керде. Сергей аңа да арыш китергән икән. Икәүләп тегермәнгә барып, он ясап алып кайттылар. Балаларның да беразга тамагы туйды. Ә хәрби комиссариатка барам, дип, Әминә куркытты гына. Кая инде ул кайдадыр барып, кеше өстеннән йөрү!
1942 ел. Илдә бик каты сугыш бара. Туган илне саклау өчен фронтка бик күп корал таләп ителә. Шул коралларны җитештерү өчен завод-фабрикаларга бик күп эшчеләр кирәк була. 14-16 яшен тутырган егет-кызларны заводларга эшкә алу башлана. Ә сугышта яраланган өлкәннәрне хезмәт армиясенә алалар. Шул ук елның кышында Сергейны да хезмәт армиясенә алалар. Ул Чиләбе трактор заводына, танклар эшләү бүлегенә эләгә. Эш авыр, ә ашау ягы такы-токы. Бер ел эшләп кала анда Сергей. 1943 елның язында кран белән авыр балка күчергәндә, трос ычкынып, балка җиргә төшә. Бу вакытта Сергейның уң кулы шул балка астында кала. Аягы бик нык чәрдәкләнә. Аякны саклап калу мөмкин булмавын аңлап, госпитальдә аны ампутациялиләр.
Сергей июнь айларында, бер аягы исән, икенчесе агач булып, авылына кайтып төшә. Хатыны, бу хәлне әлбәттә, Әминә жалу язу буенча, дип аңлый. Бер базарга барганда Әминәгә: “Син минем ирне чатан калдырдың бит”, – ди. “Безнекеләр үлеп тә калды, әле ярый синеке чатан булса да кайтты”, – дип ул хатынның авызын яба Әминә.
Авылда ир-ат юк диярлек. Барлык эшләрне дә хатын-кыз, бала-чага башкара. Хет эшләгән өчен азрак ашлык бирсәләр икән! Хәтта колхоз өмә белән печән чаптырганда аш пешерү өчен он да бирмиләр.
Көз, урып-җыю тәмамлангач, халык башак җыярга чыга. Анысын да җыярга рөхсәт бирмиләр, чөнки “Совет илендә ач халык юк”, – дип сөрән сала ил башлыклары. Әгәр башак җыйганда колхоз рәисе килеп чыкса, җыйган башакларны җиргә сибеп, чиләкләреңне тарантас белән таптатып китә иде. Менә шундый чакларда да тылдагы хатын-кызлар колхозны таратмыйча саклап кала алды.
Тормыш никадәр авыр, газаплы булса да, тылда эшләгән хатын-кызлар ул газапларны җиңә алды. Сугыш бетәр, ирләребез кайтыр дип өметләнде алар. Көн-төн эштә булдылар, балаларын ач үлемгә дучар итмичә үстерделәр. Тик сугыш бетсә дә, күп гаиләләр ирләрен көтеп алалмады.
Шул дәһшәтле елларда колхозны таратмыйча саклап алып калган хатыннарга, әби-бабайларга, бала-чагаларга авыл уртасында һәйкәл куйсаң да артык булмас иде. Чөнки ХХ гасыр азагында, ХХI гасыр башында сугышсыз да колхозлар таралды.
Фуат Мусин.