+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
9 апрель 2024, 04:30

“Костя-гном”нан үрнәк алыйк!

“Кызыл таң” гәзитен алдырмаучылар, яки аны район-шәһәрләрдә киосклардан сатып алып укымаучылар, күпме рухи-әдәби хәзинәдән, мәгънәле яңалыклардан мәхрүм кала, минемчә.

“Костя-гном”нан үрнәк алыйк!“Костя-гном”нан үрнәк алыйк!
“Костя-гном”нан үрнәк алыйк!

Күпкырлы мәгълүмат чыганагы булган аксакал, яраткан гәзитемнең быелгы 6 февраль санында Фәнүз Хәбибуллинның “Костя-гном” дип аталган мәкаләсе кулыма каләм алырга мәҗбүр итте.
Ульяновск өлкәсендә дөньяга килгән Константин Иванович Морозовның язмышы – Аллаһның барлыгына, берлегенә иң көчле дәлилләрнең берсе!


Аның хакындагы сурәтләмәне имам-мөхтәсибләр вәгазьләрендә кулланса, аның йөрәккә үтемлелеге бермә-бер артыр иде. Костяның газизләре, ул җитлекмичә туса да, баладан баш тартмаган өчен, чын могҗиза ясап, гномга сокландыргыч тәкъдир бүләк итә Раббыбыз!


Сөбханә вә Тәгаләнең Морозовларның нарасыйларына булган өмет-ышанычлары, иман нуры сүнмәгәнгә киләчәктә каһарман бәләкәчкә ярдәмгә фәрештәләр, файдалы җеннәр җибәреп торуына минем бер тамчы да шигем юк!


Болар хакында миңа үсмер чагымда авылыбызның мулла-мөәзине, картәтием Шәйдулла Әхмәдулла улы Зөбәеров Изге китаптан мәгълүмат калдырган иде. Ә бүген дөньяда азмы хатын-кызлар аборт ясата?


Бәгъзеләре сабыйларын тудырса да, алардан баш тарта, яки чүплеккә чыгарып ыргыта. Бу бит Аллаһның ачуын кабарту. Кышын яңгыр явулар, озакка сузылган язгы-җәйге корылыклар, җир тетрәүләр, галәмәт ташкыннарның бер дә юктан барлыкка килмәве турында уйланырга вакыт безгә! Ә инде Костяның бернигә дә карамыйча, 63 сантиметрлы буе, 25 килограммлы кечкенә гәүдәсе белән тормыш сынауларына каршы баруы да югары көч хикмәтедер? Шагыйрьләргә-язучыларга роман-поэмалар, шигырьләр багышларлык менә дигән җирлек бит бу!


Быел Гаилә елы игълан ителү бик урынлы һәм дөрес. Журналист Фәнүз Хәбибуллинның гаҗәеп сискәндергеч, гыйбрәт тә, фәһем дә алырлык мәкаләсен Башкортстанда һәр гаилә укып чыгарга тиеш. Бу – алыштыргысыз тәрбия кыйбласының алтын үрнәге. Константинга әти-әнисенең, бертуганнарының саекмас сөю хисләре аша садә мөнәсәбәте, аны укырга-язарга, төрле һөнәрләргә өйрәтүләре, республикада гына түгел, ә тоташ җир йөзендә иң хозур мисалларның берсе!


Фани дөньяда, хәтта бертуганнарның, мал, төп йорт бүлешеп, бер-берсенә дошманга әверелүенә шаһит булу үтә дә аяныч! Мин мондый мал-җан өзгечләргә, К. Морозовларның бердәм, тату-дус гаиләсен үрнәк итеп китерер идем! Язмадагы төп геройның өйләнүе күпләребезне бер мизгелгә өнсез-телсез калдыргандыр, дип уйлыйм. Костя белән Лидиянең кавышуы, тырышып Ватаныбызга файда китерүләре таң калырлык! Ә Константинның җәмәгате вафатыннан соң дөньяга кул селтәмәве, рух ныклыгы, хезмәттән ямь табу сәләтен җуймавы – парын югалтканнар өчен күңел төшенкелегеннән арынырга якты юл ролен үти ала! Кешеләрне сөендерә алу, аларга кирәкле булу – шул түгелмени яшәү мәгънәсе? Костяның дөньякүләм классиклар әсәрләре белән беррәттән дини китаплар укуы да аның Аллаһның сөекле заты икәненә кире каккысыз дәлил! Ул гәзит-журналларны да су кебек эчкән, музыка коралларында уйнаган, ач сыерларга багышлап җырлар чыгарып, аларны ачлыктан коткарган! Бу бит сугыш һәм аннан соңгы чорларга туры килгән сынаулы еллар. Бүген Интернетка кереп чумган, бераз башын югалткан кешеләргә, бихисап милли-дини, иҗтимагый, сәнгать, мәдәният, мәгариф оешмалары вәкилләренә, хезмәткәрләренә: “Сез соңгы кабат кайчан гәзит-журнал алдыртып укыдыгыз?” – дип сорау бирсәм, мине акыл өйрәтүдә гаепләмәсләр дип уйлыйм. Сөекле пәйгамбәребез дә инсаннарның күпкырлы үсешен хуплаган.


“Кызыл таң” һәм башка басмалардан йөз чөергән, сүз галиҗанәпләренең әһәмиятен аңлап та, гамәлләре сүлпән булган иптәш-әфәнделәребез бу мәсьәләдә оешканрак булса, кояш та нурлырак булыр, күңелләр дә канәгатьлек тойгысы кичерер иде. Кыскасы, һәрьяклап “Костя-гном”нан үрнәк алсак, битарафлык, телсезлек, эчкечелек, наркомания, хушкүңеллелек кебек тискәре, җимергеч яман гадәтләрдән, зәгыйфь көчләрдән арынып, үзебезне булдыклы, рухи сәламәт, максатлы, бәхетле тоячагыбызга иманым камил!
“Костя-гном”ны укып тетрәнгәннән соң туган фикерләр сезне дә битараф калдырмас, дип ышанам...

Рәзиф Зөбәеров,
шагыйрь.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас