+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
9 апрель 2024, 03:40

Төп башына утыртканнар

Башкортстанда яшәүче хатын, телефон алдакчыларына ышанып, 500 мең сумнан артык акчасын югалткан.

Төп башына утыртканнарТөп башына утыртканнар
Төп башына утыртканнар
Пенсионер мошенникларга 421 мең сум шәхси һәм 150 мең сум кредит акчасы тапшырган.

Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа шәһәре буенча идарәсенең 6нчы полиция бүлегенә Кушнаренко районында яшәүче 69 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән.

Мессенджерларның берсендә булган хатынга билгесез кешеләр шалтыраткан. Аферистлар үзләрен Пенсия фонды хезмәткәрләре, Дәүләт хезмәтләре порталы белгечләре һәм банк менеджерлары дип таныштыра һәм пенсияне яңадан исәпләү, шулай ук акчаларны саклау өчен операцияләр ясау кирәклеге турында хәбәр итә.

Пенсионер, бу мәгълүматка ышанып, мошенниклар күрсәтмәләре буенча эш итә башлый. Ул кредит рәсмиләштерә һәм алган барлык акчаны үз акчалары белән бергә күрсәтелгән счетларга җибәрә. Нәтиҗәдә, хатын 571 мең сум акчасын югалта.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас