+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
9 апрель , 13:15

Үтерелгән онык өчен... акча

Башкортстанда 77 яшьлек пенсионер үтерелгән оныгы өчен бер миллион сум акча алачак. Хатынны ире үтергән.

Үтерелгән онык өчен... акча
Үтерелгән онык өчен... акча
Республика Прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, фаҗига 2022 елда Октябрьскийда булган. Пар талашкан һәм ир пычакка тотынган. Ул аның белән бергә яшәгән хатынның күкрәгенә берничә тапкыр кадаган, соңгысы табиблар килгәнче үлгән.

Суд ирне 10 елга төрмәгә озаткан.

- Прокуратура судка мәрхүмәнең нәнәсе файдасына әхлакый зыянны түләтү турында гариза белән мөрәҗәгать итте. Суд күзәтчелек ведомствосының дәлилләре белән килеште һәм аларны канәгатьләндерде, хөкем ителгән кеше әбигә бер миллион сум түләргә тиеш, - дип нәтиҗә ясадылар республика Прокуратурасында.

фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: