+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
10 апрель , 15:55

"Минем өчен сынау чоры"

Шагыйрә Лилия Сәлахетдинова бәлагә тарыган.

"Минем өчен сынау чоры"
"Минем өчен сынау чоры"

Ул аягын сындырган. 

"Бозлы баскыч… Яз килде, тирә-ягыбызда барлык нәрсә матур, дип язарга теләсәм дә булдыра алмыйм. Өч атна элек, сынган кул һәм күпсанлы имгәнүләр белән, миңа планлаштырылмаган «ял»га, ягъни «больничный»га китәргә туры килде. Иртәнгә хәтта, мине бик куркытып, җиңел формадагы амнезия дә булып алды", – дип хәбәр итә ул.

"Яз-көз айлары – минем өчен сынау чоры. Бозланган баскыч күзгә күренеп тормаса да, сизелерлек булды… 15 минутлык тукталыш һәм, ничек кенә сәер булмасын, яшәү дәвам итә… Димәк, минем миссиям әле төгәлләнмәгән, һәм миңа чираттагы мөмкинлек бирелә", – дип  йомгаклап куйган шагыйрә.

Дуслары Лилиянең тизрәк савыгуын теләгән.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: