+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
11 апрель , 15:20

Алданабыз, сабак алмыйбыз...

Полициянең кисәтүләренә, язып, сөйләп, аңлатып торуыбызга карамастан, республиканың 25 кешесе тагын телефон аферистлары тозагына капкан.

Алданабыз, сабак алмыйбыз...
Алданабыз, сабак алмыйбыз...
Узган тәүлектә җинаятьчеләр гражданнардан 18 миллион сумнан артык акча урлаган. Күпчелек афералар «имин счетларда» акча саклау сылтавы белән башкарылган.

Кырмыскалы районында яшәүче кеше алдакчыларның хәйләсенә чак эләкмичә калган. Суык-Чишмә авылында яшәүче 60 яшьлек кешене мошенниклыкны кисәтү буенча мәгълүматны даими укуы коткарган. Кичә пенсионерга билгесез кешеләр шалтыраткан һәм үзләрен Пенсия фонды хезмәткәрләре дип таныштырган. Җинаятьчеләр аның акчасы куркыныч астында һәм аларны «имин счетка» күчерергә кирәклегенә ышандырырга тырышкан. Ир аларны игътибар белән тыңлаган, аннары телефонны куйган һәм бу хакта полициягә хәбәр иткән.

Кызганычка каршы, барлык кешеләр дә полиция һәм мәгълүмат иминлеге белгечләренең киңәшен тыңламый. Зур оешмада инженер булып эшләүче 40 яшьлек Уфа кешесе, акчаларын саклап калу сылтавы белән, үзенең 2 млн сумнан артык акчасын урлаганнарын хәбәр итә.

Икенче очракта 50 яшьлек хатын - бер эре сәүдә фирмасының баш бухгалтеры - үзләрен ФСБ хезмәткәрләре булып атаган билгесез кешеләрнең хәйләсенә алдана. Нәтиҗәдә, ул чынлыкта аферистларга караган "имин счет"ка 6 млн сумнан артык акча күчерә, шуларның 2,5 миллионы - җыйган акчалары, ә 3 миллионы - ике банктан алынган кредитлар.

Стәрлетамак шәһәре мәктәпләренең берсендә директор урынбасары да акча саклау сылтавы белән алдауга эләгә. Педагог мошенникларны 3 млн сумга баета, аларның күп өлеше аның тарафыннан кредитка алына. Ул акчаны сәүдә үзәгендәге банкоматлардан күчергән. Һәм бу - мәктәптә аларга телефон алдауларының хәвефе турында даими рәвештә искә төшереп торуларына һәм «имин счетларга» акча җибәрмәскә дип кисәтүләренә карамастан.

Хәзерге вакытта мошенниклык фактлары буенча җинаять эшләре кузгатылган.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы искә төшерә: таныш булмаган кешеләргә акча күчермәгез. Әгәр сезгә телефон аша кредит акчасына инвестицияләр тәкъдим итәләр һәм табышны гарантиялиләр икән, бу, мөгаен, мошенниклардыр. Трубканы ташлагыз һәм шикле тәкъдимнәргә җавап бирмәгез. Онытмагыз, мошенниклар ялган номерлар да куллана ала!

фото: башинформ


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: