Бу хәл турында Башкортстан МЧСы хәбәр итә.
Хатын, МЧСка шалтыратып, 69 яшьлек иренең Танып елгасына балык тотарга китүен һәм кире кайтмавын хәбәр итә. Иртән ул аны эзләргә үзе китә һәм, ире балык тоткан урынга барып, яр буенда - аның әйберләрен, ә суда үле гәүдәсен таба. Якында булган шаһитлар аңа мәетне тартып чыгарырга ярдәм иткән. Полиция тикшерү чаралары үткәрә.
МЧС, һәлак булган кеше хәвефсезлек чараларын санга сукмаган, дигән фикердә. "Көннең караңгы вакытында балык тоту куркыныч, моны эшләмәү яхшырак", — дип киңәш итә коткаручылар.
Фото: "МЧС по РБ"