+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
11 апрель , 10:25

Үсмерләрне эзләү дәвам итә

 Йөзләгән кеше югалган балаларны табу өчен кулдан килгәннең барысын да эшли.

Үсмерләрне эзләү дәвам итә
Үсмерләрне эзләү дәвам итә
Уфада 13 яшьлек Павел Паличев һәм 14 яшьлек Дамир Әдигамовны эзләү дәвам итә.

Үсмерләр 30 мартта өйләреннән чыгып киткән һәм кире кайтмаган. Йөзләгән кеше югалган балаларны табу өчен кулдан килгәннең барысын да эшли.

«ЛизаАлерт» эзләү отряды штабында сөйләүләренчә, 10 апрельдә генә дә эзләүдә 97 кеше катнашкан. Отрядка ярдәмгә башка төбәкләрдән эзләүчеләр килә, алар бер-берсен алмаштыра.

"Бүген волонтерларга Мәскәүдән яңа команда кушылды. Һәр көн волонтерлар һәм шәһәр халкы килә, штабта алар төркемнәргә берләшә һәм бурычлар ала. Болар - әле дә урман массивын тикшерү, акваторияне күзәтү, ориентирларны ябыштыру", — ди балаларны эзләүне оештыручылар.

Кичә эзләүләргә Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институтыннан 30дан артык хезмәткәр кушылган. Алар яр буендагы катлаулы участокларны тикшерү бурычын үз өстенә алган. Шулай ук кинология хезмәте үзәге эшен дәвам итә.

Елгада боз китү сәбәпле, водолазлар төркеме эше вакытлыча туктатылган. Соңрак алар эшләрен дәвам итәчәк.

фото: мк.ру

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: