+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
12 апрель , 15:24

"Кызым чит ил кешесенә кияүгә чыгарга тели..."

Яшь кыз, чит ил киноларын карап, Төркия егетенә гашыйк булган. Бу мәхәббәт күпме дәвам итәр икән?

"Кызым чит ил кешесенә кияүгә чыгарга тели..."
"Кызым чит ил кешесенә кияүгә чыгарга тели..."
Бу язма белән бер ханым "ВКонтакте" социаль челтәренең "Подслушано Уфа" төркемендә уртаклашкан.

"Кызым чит ил кешесенә кияүгә чыгарга тели. 19 яшендә күрше егетенә кияүгә чыгып караган иде, ике елдан соң аерылыштылар. Хәзер гел чит ил кинолары карый, шул артистларга үлеп гашыйк.

Моннан өч ел элек бер Төркия кешесе белән очрашканнар да иде. Безнең өйгә дә килде ул. Бакчага, бәрәңге алырга алып чыктым. Аз гына эш эшләттем. Шуңардан соң башкача күренмәде. Кызым: "Син генә гаепле әни, эшләтмәсәң, качмый иде", ди.

Инде тагын берәү белән очраша, диләр. Алып кайтканы юк, әйтми дә. Матур күлмәкләр алган, әллә чыннан да китәргә җыена инде", - дип язган бер ханым.

Ләйсән Якупова фотосы.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: