+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
12 апрель , 10:05

Үтерүче Волгоградта тотылды

6 апрельгә каршы төндә Ишембайда кафеларның берсендә бер егетне атып үтергән бәндәне Волгоград өлкәсендә тоткарлаганнар.

Үтерүче Волгоградта тотылды
Үтерүче Волгоградта тотылды
Марзпетуни Галустян төнге клубта 23 яшьлек егетне очраклы рәвештә атып үтергән иде.

Исегезгә төшерәбез, берничә ир-ат арасында алкогольле эчемлекләр кулланганнан соң конфликт килеп чыккан. Алар сугыша башлаган. Шул вакыт Галустян атып җибәргән. Ядрә кафега килгән башка кешенең башына эләгә. Шаһитлар атучының кулыннан пистолетны тартып алган, шуннан соң ир-ат качып киткән. Аны федераль эзләүгә игълан иттеләр.

Авыр яраланган егетне дәваханәгә алып китәләр, анда ул соңрак вафат була.

Аны җирләделәр инде. Ә менә егетне үтерүче Волгоградка кадәр качкан булган, әмма барыбер тотылган.

фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: