+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
12 апрель , 08:35

"Ул яшәргә ашыкты..."

"Нәрсәдер сизненде, вахтага китәр алдыннан барлык дусларына һәм туганнарына хатлар язды, хәтта күптән очрашмаган кешеләр белән дә күреште", - дип сөйли "Пионер" руднигында җимерекләр астында калган вахтачының хатыны.

"Ул яшәргә ашыкты..."
"Ул яшәргә ашыкты..."

Ике атна дәвамында Амур өлкәсендә "Пионер" руднигында җир астында калган 13 тау эшчесен эзләделәр. Алар арасында безнең 5 якташыбыз, шул исәптән 32 яшьлек Эмиль Вәлиханов та бар иде.

1 апрельдә Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткару операциясе туктатылуы турында игълан итте. Алар барысы да үлгән дип танылды.

Эмильнең хатыны Эльвина Вәлиханова иренең «Пионер»да соңгы вахтада эшләргә һәм эштән китәргә җыенганын сөйләгән. Ул шулай ук котылгысыз фаҗигане алдан ук сизгән кебек булган…

"Минемчә, Эмиль нәрсәдер сизенде. 4 мартта кызыбыз Иринага өч яшь тулды. Кинәт Эмиль уйчан һәм моңсу булып китте. Ул андый кеше түгел, мин аны беркайчан да кәефсез күрмәдем дип әйтергә була. Бернәрсә дә ашамады, тегендә-монда йөрде. Вахтага китәр алдыннан барлык дусларына һәм туганнарына хатлар язды, хәтта күптән очрашмаган кешеләр белән дә күреште. Аның Өргендәге әтисе йорты хәзер буш тора. Көн саен диярлек анда бара идек. Ул яшәргә ашыкты кебек тоелды.

Кызын бик нык иркәләде, аңа барысын да сатып алды. Балалар күңел ачу үзәкләренә йөртте, әмма гомеренең соңгы көннәрендә, гадәттәгечә, кәефле иде. Видеоэлемтә аша шалтыратты, безне яратканын әйтте. Сменага китәр алдыннан әнисе белән телефоннан сөйләште. Хәзер кызыма дөресен ничек сөйләргә белмим. Ул, күрәсең, аңлый, артык сораулар бирми. Кайвакыт кына: "Ни өчен озак кайтмый", - дип сорый. Мин үзем дә хәзер аннан башка ничек яшәргә белмим..." - дип аның сүзләрен китерә «Учалинская газета» журналистлары.

Ходай күркәм сабырлыклар бирсен сезгә!


фото: "Учалинская газета"

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: