+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
13 апрель , 08:10

"Иң бәхетле мизгелләремне кичерәм"

Сөйгәне тукмаганнан соң инвалид булып калган коляскада хәрәкәт итүче кыз приютта яшәгәндә мәхәббәтен очраткан.

"Иң бәхетле мизгелләремне кичерәм"
"Иң бәхетле мизгелләремне кичерәм"
Айгөл Мотыйгуллина балачактан бию белән шөгыльләнә. 8 ел Айгөл «Кәрван-сарай» коллективы составында чыгыш ясый. Ләкин ул бер ир белән танышкач, тормышы тамырыннан үзгәрә...

Бервакыт Айгөл белән яшәгән бу бәндә исерек килеш аны бик каты кыйнаган. Табиблар хатынны коткара, ләкин озак вакыт реабилитация кирәк була, ә сәхнә һәм күпсанлы тамашачылар урынына аны инвалид коляскасы һәм ялгызлык көтә.

Айгөл Мотыйгуллина тагын 8 ел өлкәннәр һәм инвалидлар өчен бүлекчәдә яши һәм анда коляскада биюләр белән чыгыш ясый.

Бервакыт таксист белән очраклы танышу Айгөл өчен тормышындагы яңа бүлеккә әверелә.

56 яшьлек Ишдәүләт Сәлимов ашыгыч ярдәм машинасы йөртүчесе булып эшли, ә ял көннәрендә таксист булып эшләп ала. Очраклы рәвештә танышкан ике ялгыз кеше аралаша башлый.

Ир кызны ошата, чәчәкләр бүләк итә, ә берничә айдан Айгөл аның янына яшәргә күченә.

- Иң бәхетле мизгелләремне кичерәм! Яшь чакта мин тормышның, кешелек мөнәсәбәтләренең кыйммәтлеген аңламаганмын. Хәзер миңа 43 яшь. Мин үз-үземә, кешеләргә башкача карыйм, - дип аның сүзләрен китерә "Сибайский рабочий" порталы.
 
Бәхетегез гомерле булсын берүк!

Фото: "Сибайский рабочий"


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: