+6 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
14 апрель , 16:25

Берсе - 2,3, икенчесе 1,3 миллионга алданган

Узган тәүлектә телефон мошенникларыннан 5 миллион сумга якын зыян килгән, шуларның 4 миллион сумы Нефтекама кешеләренә туры килә.

Берсе - 2,3, икенчесе 1,3 миллионга алданган
Берсе - 2,3, икенчесе 1,3 миллионга алданган
Мәсәлән, зыян күрүчеләрнең берсе билгесезләргә 2,3 млн сум кредит күчерә. Алар белән аралашу аның абонент номерының гамәлдә булуын озайту сылтавы белән башлана, ә аннан соң сөйләшү аның акчаларын ниндидер мошенникларның һөҗүмнәреннән саклау ягына борыла.

Шул ук рәвешле, икенче ханым аферистларга 1,3 млн сум кредит күчерә.

78 яшьлек нефтекамалы үзенең 240 мең сум акчасын  банкомат аша «имин резерв счетына» җибәрә. Икенче көнне ул банкка барып, барысы да яхшымы-юкмы икәнен белергә булган һәм чынлыкта акчасының урлаганын белгән.

Тагын бер Нефтекама пенсионеры чагыштырмача җиңел котылган: 95 мең сум акча югалткан. Мессенджерда аңа җиңел акча эшләргә тәкъдим итүче бер хатын мөрәҗәгать итә. Эш интернет-кибет товарларына лайклар куюдан гыйбарәт була. Хатын ризалык бирә, һәм аны шунда ук ниндидер сайтта теркиләр, шәхси кабинет һәм виртуаль счет ачалар.

Ике көн эшләгәннән соң пенсионер анда 1,5 мең сум акча күрә, бу аның «эш бирүчеләргә» ышанычын тагын да арттыра. Аннары аңа товарлар өчен түләү һәм кертелгән акчаларны кире кайтару белән махинация тәкъдим итәләр, һәм ул әйберләрне 95 мең сумга сатып ала. Әмма акчаны кире кайтарырга теләгәндә, аңа аларны алыр өчен тагын күпмедер сумма кертергә кирәклеген әйткәннәр. Бәхеткә, ул бу хәл турында туганнарына сөйләгән, ә алар аны бүтән алдакчылар белән элемтәгә кермәскә күндергән.

Фото: башинформ


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: