+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
14 апрель , 09:25

Ике бала боз астына төшеп киткән

Алар шәһәр буасында боздан бозга сикереп уйнаган булган...

Ике бала боз астына төшеп киткән
Ике бала боз астына төшеп киткән
Белоретта өч малай шәһәр буасы бозлары астында бата язган. Фаҗигане якындагы егет һәм кыз күреп калган. Бу вакыйга турында Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфаларын башкаручы Кирилл Первов сөйләде.

Балалар бер-бер артлы боздан бозга сикереп уйнап йөргән. Ярдан 200 метр читкә киткәч, берсе астындагы боз түзә алмый һәм ул суга килеп төшә. Аның артыннан барган дусты аңа ярдәмгә ташлана, ләкин ул да суга каплана.

Бәхеткә, бу вакытта яр буйлап егет белән кыз йөргәннәр, алар батып баручы балаларны күргән. Шунда ук ашыгыч хезмәт чакырганнар һәм ярдәмгә ташланганнар. Егет боз буйлап балаларга кадәр бара һәм коткаручылар килгәнче аларны кулларыннан тотып тора, үзенең исә ярты гәүдәсе бозлы суда була.

Коткаручылар өчесен дә ярга эвакуацияли һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә тапшыра.
 
Балаларны коткаручы егет әле стационарда ята. Аның исеме Руслан Аблаев. Балалар да шунда. Бу хакта үзенең телеграмм-каналында Белорет районы администрациясе башлыгы Андрей Иванюта сөйләде. Ул Русланга ихлас рәхмәтләрен күндергән. 

Башлык елның бу вакытында бозның бик куркыныч булуын искәртте һәм ата-аналардан моны үз балаларына аңлатуларын сорады.

фото: Кирилл Первовның телеграм-каналыннан.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: