+6 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
16 апрель , 10:30

"Әнине җирләгәч, аның киемнәрен юарга булдым..."

"Бераз ял итәргә тышка чыктым. Шунда күзем өй тәрәзәләренә төште..."

"Әнине җирләгәч, аның киемнәрен юарга булдым..."
"Әнине җирләгәч, аның киемнәрен юарга булдым..."

"30 ел элек, әби үлгәч, аны күмгәннән соң икенче көнне, киемнәрен юып, җыештырып кайтам, дип, әни аның өенә бара. Җәй, матур көн. Урамда ләгәнгә су салып керләрен салып куя, алар җебегәнче тегесен-монысын эшләп йөреп, алҗып, ял итеп алыйм әле бераз, дип эскәмиягә утыра. Һәм үзеннән-үзе ничектер күзе тәрәзәгә төшә. Әни куркудан катып кала. Тәрәзәдән кулларын күкрәк тирәсенә куйган да әби карап тора ди. Әни куркуыннан керләрен дә юып бетермичә, өйгә дә кермичә, йозакны ишегенә элә дә йөгереп диярлек кайтып китә. Җитмәсә, иске басма аша чыкканда, артыннан кеше барган кебек тоела, чөнки анысы шыгырдаган. Йөрәген тотып өйгә кайтып егылган ул. Шуның кадәр курыккан. Истерикасы башлана. Тынычландыра торган дарулар биреп, көчкә тынычландыралар. Шуннан соң үзе генә калырга курка башлаган.

Әбинең кырыгы үткәнче кайбер төннәрне сизә идем, минем карават янында басып торганын, ди. Нәрсә теләгән икән, әни шуны белмәдем, ди".

Үлгән кешене күрү турында еш ишетелә. Чыннан да, нәрсә икән соң бу?..

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: