+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
16 апрель , 10:00

Яр буенда телефоны табылган...

 Башкортстанда «ЛизаАлерт» төркеме волонтерлары хәбәрсез югалган 40 яшьлек Реана Аеткулованы эзләүләре турында хәбәр итте.

Яр буенда телефоны табылган...
Яр буенда телефоны табылган...

Кырмысакалы районының Сарт-Чишмә авылында яшәүче хатын-кыз 13 апрельдә өеннән чыгып китә, әлегә кадәр аның кайда булуы турында берни дә билгеле түгел.

Район хакимияте мәгълүматлары буенча, хатын-кызны эзләү дәвам итә. Бергә яшәүче ире сүзләренчә, 13 апрель кичендә алар Агыйдел елгасы ярында аерылыша. Монда хатын-кызны соңгы тапкыр күргәннәр. Һәм нәкъ менә шул вакыттан бирле ул элемтәгә чыкмый. Соңрак яр буенда югалган хатынның телефонын табалар. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре территорияне тикшергән инде, шул исәптән көймәләрдә дә, әмма әлегә нәтиҗәсез.

Әгәр дә кемдер югалган хатынның кайда булуы турында белә икән, полициянең дежур бүлегенә 8-999-74-111-75 номеры буенча шалтыратыгыз.

фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: