+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
18 апрель , 19:35

Өмет көннән-көн сүнә...

Уфада март ахырында югалган ике үсмерне эзләүне дәвам итәләр. Эзләүчеләр саны да кими...

Өмет көннән-көн сүнә...
Өмет көннән-көн сүнә...
Коткаручылар һәм волонтерлар Агыйдел елгасы ярында һәм акваториясендә эш алып бара.

Волонтерлар хәбәр иткәнчә, 19 көн эчендә эзләүләр Благовещенскига кадәр барып җиткән, кешеләр килүен дәвам итә, әмма аларның саны нык кимегән. Иреклеләрнең саны аз булганлыктан, оешкан отрядларга нокталы биремнәр бирелә. Уфада Русиянең башка шәһәрләреннән: Омск, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан волонтерлар үз эшен дәвам итә.

Гражданнар яклавы идарәсендә чираттагы эзләү көне нәтиҗәләре турында хәбәр иттеләр. УГЗ һәм ГКЧС коткаручылары йөзү чараларында Агыйдел елгасының 46 км акваториясен һәм яр сызыгын тикшерә.

Исегезгә төшерәбез, 14 яшьлек Дамир һәм 13 яшьлек Павел 30 мартта югалган иде. Яшүсмерләр кыяга менү ярышларыннан соң өйләренә кайтып, «Чайка» ял базасыннан ерак түгел пикникка киткән. Берничә сәгатьтән соң алар элемтәгә керми башлый. Шул ук көнне балаларны эзләү оештырыла. Кич белән Агыйдел елгасы ярында балаларның рюкзаклары, соңрак малайларның берсенең итеге табылган.

Павел белән Дамирны эзләү дәвам итә.

Фото: Уфа УГЗ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: