+13 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
18 апрель , 07:55

"Минем үлемемне көтәләр"

Унөч елга гаепсез төрмәгә хөкем ителгән Фәтхулла Исхаков җәмәгатьчелектән ярдәм сорый.

"Минем үлемемне көтәләр"
"Минем үлемемне көтәләр"
64 ел элек хатыны һәм ике яшьлек улы белән бергә яшәгән Фәтхулла Исхаковны Әлшәй районы Раевка авылында хатын-кызларга һөҗүм итүдә гаепләгәннәр. Җинаятьне чынлыкта аның авылдашы Наил кылган – ул мәхәббәтенә җавап бирмәгән өчен үз йортында йоклап яткан кызга, шулай ук аның әнисенә һәм кунакка килгән дус кызына пычак белән чәнчегән. Суд Исхаковны үтерүгә омтылу турындагы җинаять эше буенча 15 елга хөкем итә, ә 13 елдан соң ул вакытыннан алда иреккә чыга.

2012 елда чын гаепле кеше җинаятен таный һәм пенсионердан гафу үтенә, ә бер елдан соң вафат була. Шул вакыттан бирле гаепсез хөкем ителгән пенсионер хөкем карарын гамәлдән чыгару өметендә күп кенә инстанцияләр үтә, һәм 64 елдан соң суд аны аклый.

Узган көздә Уфаның Ленин районы суды рәисенең элекке урынбасары Илдар Сәйфуллин Русия Финанс министрлыгы гаделсез хөкем ителгән 86 яшьлек Фәтхулла Исхаковка 31 миллион сум түләргә тиеш дигән карар чыгарды. Соңыннан Финанс министрлыгы апелляция бирә, һәм Башкортстан Югары суды ведомстводан нибары ике миллион сум түләтергә карар итә.

Исхаков үзенең соңгы мөрәҗәгатендә аның эшен карау бернинди нигезсез озакка сузыла дип белдерә. Пенсионер үзе, аның адвокаты кебек үк, суд аның үлемен көтә дип саный. Судларның абсурд эшчәнлеге нәкъ менә шуның белән бәйле.

Ул беренче группа инвалид булуын һәм чит кеше ярдәменнән башка хәрәкәт итә алмавын билгеләп үтә. Пенсионер аның белән булган хәлләрне коточкыч хәл дип атый һәм матбугат чараларын аңа ярдәм итәргә чакыра.

фото: rg/ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: