Башкортстан ЮХХДИ матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, «ВАЗ-2114» һәм «КамАЗ» су сибү машинасы бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәтендә биш кеше һәлак булган һәм икесе җәрәхәтләнгән.
Вакыйга урынында тикшерү-оператив төркем эшли. Һәлакәтнең хәл-шартлары ачыклана.
***
Күптән түгел авариянең яңа нечкәлекләре билгеле булды. МЧС мәгълүматлары буенча, Уфадан чыгып барганда су сибү машинасы белән бәрелешкән ил автомобилендә яшьләр компаниясе булган.
Юл-транспорт һәлакәтендә 3 егет һәм 2 кыз һәлак булган, тагын бер егет һәм кызны 22нче дәваханәгә алып киткәннәр. Су сибү машинасы йөртүчесе зыян күрмәгән.
ЮХХДИнең беренчел мәгълүматлары буенча, шәһәрдән чыкканда «ВАЗ-2114» йөртүчесе борылып маташкан «Камаз» белән бәрелешкән. Җиңел автомобильнең теркәлү исәбеннән төшерелгәнлеге билгеле.
фото: башинформ