+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
19 апрель , 17:35

"Егете аңсыз кызны кочаклап елады..."

Бүген иртән Уфага керү юлында булган коточкыч авариянең нечкәлекләре билгеле.

"Егете аңсыз кызны кочаклап елады..."
"Егете аңсыз кызны кочаклап елады..."

Коточкыч авариядә зыян күргән кешенең әнисе сөйләвенчә, Алексей һәлакәткә тарыган "пятнашка"ның пассажиры булган, руль артында аның дусты Илфат утырган. Ни өчен компаниянең иртәнге сәгатьләрдә башкалага киткәнен хатын белми. Улының дусты версиясе буенча, Лешаның апасы янына барганнар.

Хәзер егет 22нче хастаханәдә. Аның кызы Регина реанимациядә авыр хәлдә. Алар - юл-транспорт һәлакәтендә исән калган бердәнбер кешеләр. Өч егет һәм ике кыз ашыгыч ярдәм килгәнче вафат булган.

Шаһитлар сүзләренчә, бу коточкыч авария аларның күз алдында булган. Салонында җиде яшь кеше утырган ВАЗ-2115 машинасы югары тизлектә килгән һәм  «КамАз» су сибү машинасына бәрелгән. Бәрелеш шулкадәр көчле булган, җиңел машина салонында һәлак булучыларның гәүдәләре бер-берсенә укмашып беткән.

«Арткы утыргычта мәет өеме, бөтенесе бер өемгә укмашып беткән иде. Исән калган ике кеше дә бик авыр хәлдә. Кыз аңсыз, хәле авыр, ә егете аңсыз кызны кочаклый-кочаклый шашынды, елады», – дигән авариянең шаһиты Олеся.

Олеся Newbash сайтына бу күренешләр аның хәтерендә мәңгегә калачак, дип сөйләгән.

Соңгы мәгълүматлар буенча, су сибү машинасы җиңел автомбиль алдыннан кинәт борыла башлый. Видеодан күренүенчә, машинаның тизлеге ул кадәр зур түгел. Водительнең реакциясе өчен вакыт бик аз булганга охшый. 

 Фото: "ГИБДД по РБ"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: