80 сарык, 8 бозау һәм 50 тавык һәлак булган. Тагын 20 сарыкны хуҗа янган бинадан чыгара алган. 54 яшьлек фермер кулын яндырган. МЧС мәгълүматлары буенча, шулай ук бер түбә астындагы гараж, мунча һәм абзар янган.
Янгынның гомум мәйданы 1,2 мең кв. м. тәшкил итә. Аның сәбәбен янгын күзәтүчесе ачыклый, шулай ук анда сынау янгын лабораториясе эксперты җибәрелә.
Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын автомобиль аккумуляторының зарядкада караучысыз калдырылуы нәтиҗәсендә килеп чыккан булырга мөмкин.
Фото: "МЧС по РБ"