+4 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
20 апрель , 08:10

Фәтхулла абый канәгатьме?

Суд аңа компенсация күләмен күтәргән.

Фәтхулла абый канәгатьме?
Фәтхулла абый канәгатьме?

Элек бер суд аңа 30 миллион сум түләргә дигән карар чыгарган иде, икенчесе аны 2 миллионга калдырды. Ул үзе 13 ел гаепсезгә төрмәдә утырган өчен 450 миллион сум сорады.

Һәм менә яңа карар. Фәтхулла Исхаковка 6 миллион сум компенсация түләнәчәк.

Мондый карарны кичә Самараның 6нчы кассация суды кабул итте.

Бу 13 ел эчендә гаепсез каты режимда утырган өчен күпме, әллә азмы?

Фәтхулла Исхаков үзе моны "беспредел" дип атады.

"Бу беспредел! Мине алып киткәндә миңа 22 яшь иде. 13 ел авыр һәм зарарлы шартларда эшләдем. Ул (ред. – судья) бу хакта берни дә белми, - дип белдерде Самара судьясы карарына Фәтхулла Исхаков һәм монда гына тукталмаячагын әйтте.

Фото: мк.ру

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: