Сезнең иртәгез нәрсәдән башлана? Кофеданмы? Ә менә “Әни, үрмәкүч качкан!”нан башланганы бармы? Бу сүзләрдән соң бер дә торасың килмәсә дә сикереп торасың. Чөнки үрмәкүч дигәннәре — өйдә үз көенә йөри торган бер гаепсез бөҗәк түгел, ә тешни калса, агуы галлюцинация бирә, көзән җыеруга китерә торган куркыныч бер монстр! Нишләп ул өегездә яши соң, диярсез. Бу — улымның яңа хоббие.
Минем котымны алып, төн йокысыннан калдыра торган шөгыле. Утыз сантиметрга кадәр үсә торган агулы бөҗәк янында, чыннан да, тыныч кына яшәп булмый. Күзгә күренгән саен эчне кырып тик тора. Улым көлә: “Әни, мал хуҗасына охшый бит, ул — синең үзең кебек яхшы күңелле, беркемне дә кыерсытмый торган җан иясе. Аннары, без аны ашаткач, ул бит безне таный, тимәс әле, курыкма!” — дип ирештерә.
Үрмәкүчне гипер улым күптән сораса да, өйдә агулы җан иясен асрарга аяк терәп каршы тора идем. Әмма сентябрь аеның бәхетле бер иртәсе олы күңелсезлек белән тәмамланды: якын дусты улыма ул күптән теләгән үрмәкүчне бүләк итте. Бүләк булгач, ни эшләтәсең, тешне кысып булса да ризалашырга туры килде. Китап телендә ул “паук-птицеед” дип атала. Улым аңа, “Лунтик” мультфильмындагыча, “Шнюк” дигән кушамат бирде. Бүләккә кергән акчасыннан Шнюкка “йорт” сатып алды, ягъни “Озон”нан террариум кайтартты, махсус гумус алды, шулай итеп, гаиләбез тагы бер җанга ишәйде.
Аның тамагын кайгырту зур бер про- блемага әйләнде. Чөнки птицеед ашаган ризык безнең шәһәрдә юк. Ул микромучник дигән бөҗәкләр белән генә туклана икән. Балык тоту кирәк-яраклары сатыла торган кибеттән микромучникның кипкәнен дә алып карадык, башка төрле ризык та биреп карадык, тик безнең үрмәкүчне ул канәгатьләндермәде.
Аптырагач, Уфага барганда улым миңа адрес тоттырып, Шнюк ашый торган шул бөҗәкне алып кайтуымны үтенде. Киттем эзләп. Кыскасы, таптым: контейнерга бер уч мыжылдап торган кортлар салып бирделәр. Үзе куркыныч, үзе җирәнгеч! Кайтканчы котым очып кайтты, автобус сикерткән саен, савытым ачылып китеп, теге кортлар килеп чыкмаса ярар иде, дип куркып кайттым. Үрмәкүчебезгә башкала сые бик ошады: бер кортны салу белән, моңарчы кайдадыр посып яткан җиреннән чыгып, корбанның өстенә сикерде.
Инде, үрмәкүчебез ашый торган ризык табылгач, җанга тынычлык йөгерде. Әмма шатлык күпкә бармады: “Шнюк”ны туйдыра торган теге кортларның үзләрен дә ашатып торырга кирәк булган икән. Кыскасы, кортлар озын гомерле булмады, аларны ыргытырга туры килде, үрмәкүч тагы ач калды...
“Шнюк” турындагы әлеге тарих-маҗараларны нәрсәгә язам? Март башында Бөтендөнья йорт бөҗәкләре көне билгеләп үтелә икән. Мондый датаның бар икәнен дә белми идем, беркөнне календарь актарып утырганда, күзгә ташланды. Элегрәк булса, мин бу көнгә бик аптырар идем, тапканнар нәрсә билгеләргә, эшләре юк кебек, дияр идем, хәзер, үзебез “йорт бөҗәкләре” караган кеше буларак, бик аңлыйм: балалары төрле корт-бәҗәкләр тоткан әти-әниләр хәсрәтеннән уйлап чыгаргандыр инде бу датаны. Ә бит агулы үрмәкүч кенә түгел, йортларында маймыл, селәүсен, бака, керпе, кысла, чаян, тараканнар, хәтта крокодил тоткан кешеләр дә бар!
Заман башка — заң башка, диюләре дөрестер инде. Безнең заманда бала-чага эт, песи дип хыяллана иде.
Кече малайның заманы бала-чаганың “кырмыска фермасы”, күбәләкләр дип хыялланган вакытка туры килде. Туган көненә бүләккә дип биргән акчасына кырмыскалар (!) сатып алгач, ничек җенем котырганымны белсәгез икән! Кырмысканы? Акчага??? Каз, үрдәк, сыер, сарык, ат карап, аңардан сөт, май, ит, йон алган безнең буын кешесенә кырмыска асрауны аңлау бик кыен шул. Хәтта бик түзем, бик сабыр булсаң да. Әлбәттә, өйдә бу турыда сөйләшү булмый калмады.
Бәхеткә, кырмыска чире бик озакка бармады: Аллаһның рәхмәте, улыма лагерьга путевка биргәч, мин дә “шифаханәгә ялга китәм” дигән сәбәп белән кырмыскалардан котылдык.
Әмма бу бәхет озакка бармады — күбәләкләр чираты җитте.
Тиздән өйдә очып йөрүче “аэропланнар” барлыкка килүенә мине улым алдан әзерләде. Дөресрәге, ятсам да, утырсам да, миңа үзенең яңа мавыгуы, тропик күбәләкләр турында төрле кызыклы фактлар сөйләде, аларның сурәтен күрсәтте. Мин, бу тема бер дә кызыксындырмаса да, тыңлаганга салышып, башны чайкап, битараф йөз чыгарып утырдым. Әмма көннәрдән бер көнне алар безнең өйдә пәйда булыр дип башыма да китермәгән идем!
Күбәләкләрне Мәскәүдән “курчак” чагында яздырып алды ул. Теләге — курчакның күбәләккә әйләнгән мәлен күрү иде. Әмма, мәктәптә түгәрәкләрдә калып, бу сихри мәлне күрә алмый калды. Аның каравы, күбәләкләр, чыннан да, искиткеч матур булып чыкты.
Бу матурлык күпме тора, дисезме? “Лунная бабочка” дигән күбәләкнең берсе — 330 сум, аның канаты 7-8 сантиметр, бик зур, матур күбәләк. Ун көн тирәсе яши. Иң кыйммәтле күбәләкләрнең берсе — 1150 сум торган “Аттакус атлас”, аның канатлары 15-20 сантиметрга җитә. Сәер дә, кызыклы да, матур да, куркыныч та. Шулай ук озак яшәми: иң күбе — 20 көн. Тагы берсе, “Голубая Морфо” дигәне 1350 сум тора иде, монысы бер айлап яшәде.
Ходайның рәхмәте, биш-алты күбәләк алып карагач, улымның кызыксынуы үтте. Әмма шатлык озакка бармады — чират үрмәкүчләргә җитте. Болар инде күбәләк түгел, кыяфәтләре үк куркыныч! Йонлачлар, ямьсезләр. Әйткәндәй, үрмәкүчнең агуы да шул “йоннарында” икән. Боларны шул ук улымнан белдем. Ул хәзер бу бөҗәкләр турында олы бер лекция сөйли ала.
Менә шулай яшәп ятабыз, иртән торсам, теге бөҗәк ач бит әле, дип уйлыйм. Улым күрмәгәндә, жәлләп, әле ипи кисәге, әле ит биреп карыйм, булды бит, эшсезгә — эш! Болай да утырып торырга да вакыт юк иде, тагы бер мәшәкать өстәлде.
Бер көнне, әйтүемчә, улым: “Әни, үрмәкүч чыгып киткән!” — дип уятты. Курыкканымны белсәгез! Шундук күз алдыма утыз сантиметрлы йонлач монстр килеп басты. Җитмәсә — агулы! “Курыкма, аның агуы кешене үтерми, галлюцинация генә бирә”, — дип “тынычландырса” да, үрмәкүч табылганчы йөрәгем урынында булмады.
Һәр кичне диярлек “Җитте! Иртәгә берәр “Юннат” түгәрәгенә илтеп бирәм!” дип йокларга ятам. Иртән улымның шул үрмәкүч янында кайнашканын, һава коры булмасын өчен махсус шешәдән су сиптереп, дымлатканын күреп, тагы суынам.
Менә шулай, аның каравы, моңарчы бер дә кызыксынганым булмаган буынтык аяклылар отряды турында мин дә байтак белем тупладым. Мәсәлән, үрмәкүчнең мускуллары скелетның эчендә түгел, ә тышында урнашкан. Аларның баш мие бөтен тәннең 25 процентын тәшкил итә. Үрмәкүч үргән пәрәвез җебе дүрт тапкыр озынаерга сәләтле. “Искергән” пәрәвезне үрмәкүчләр әрәм итми, ә ашый һәм киредән шундый ук ныклы җеп эшкәртеп чыгара. Әйткәндәй, дөрестерме-юкмы, үрмәкүч җебе тимердән биш тапкыр ныграк, дип язалар. Тарантулның агуы шултиклем көчле ки, ул тычканны үтереп, аның гәүдәсен ике көн эчендә сыекчага әйләндерергә сәләтле, бары тик тиресе генә торып кала.
Психологлар һәр ситуациядән позитив эзләргә тәкъдим итә, мин дә үземне ярый әле бездә үрмәкүч кенә, кайберәүләр, әнә, өйләрендә елан, крокодил, мадагаскар тараканнары, чаян тота, дип, юатам.
Менә шундый хәлләр, дуслар. Яшь энтомологтан үзем өчен бик күп нәрсәләр белдем.
“Үзе күрмәгәндә чыгар да җибәр инде, котылырсың!” — дип киңәш итә дусларым. Әмма, ничектер, кул бармый. Безнең шартларда яшәргә күнеккән үрмәкүч булса бер хәл иде, бу инкубатор бөҗәкләре табигатьтә яши алмас кебек. Аннары, безнең халыкта үрмәкүчкә аерым караш яши бит, аны кыерсытасы килми. Нәнәй кечкенәдән безгә пәйгамбәребезне эзәрлекләгәндә аның тау куышына кереп качуын, шундагы үрмәкүчләрнең тиз генә ау үрүен сөйли иде. Дошманнар килгәч, бу куышны караганнар да, “Биредә үрмәкүч ау сырган инде, күптән кеше заты кермәгәндер”, дип узып киткән, имеш. Шулай итеп пәйгамбәребез исән калган. “Үрмәкүч — изге бөҗәк ул, ул Коръәндә дә телгә алына, аңа тия күрмәгез!” — ди иде нәнәй. Шуңа күрә, йөз уңайсызлыклар тудырса да, үрмәкүчне кыерсытырга кул бармый. Улымның бу кызыксынуы да үтәр дә, “Шнюк”ны берәр зоопочмакка илтеп тапшырырбыз әле, дигән ышаныч белән яши бирәм.
Ә сезнең йортларда нинди маллар, бөҗәкләр яши, хөрмәтле гәзит укучылар? Сез нинди маҗаралар белән уртаклаша аласыз?
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.