+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
24 апрель , 10:30

Бала тәрәзәдән егылып төшкән

Җылы көннәр җитү белән тәрәзәләр ачыла, балалар егыла башлады...

Бала тәрәзәдән егылып төшкән
Бала тәрәзәдән егылып төшкән

Уфаның Сипайлово бистәсендә ике яшьлек кыз тәрәзәдән егылып төшкән.

Бу хәл кичә кичке алтылар тирәсендә Баязит Бикбай урамында була. Гражданнарны яклау идарәсе мәгълүматлары буенча, бала әти-әнисе белән өйдә булган. Бервакыт ул, тәрәзә янына килеп, москит челтәренә таянып, икенче кат биеклегеннән егылып төшкән. Ашыгыч ярдәм табиблары аны ашыгыч рәвештә дәваханәгә салганнар.

"Балаларны ачык тәрәзәле бүлмәдә караучысыз калдырмагыз. Москит челтәре егылудан саклый алмый, ул моның өчен билгеләнмәгән. Тәрәзәләргә махсус блокаторлар куегыз яки аларны ябыгыз һәм балалар ача алмасын өчен тоткаларын алып куегыз", - дип искәртә белгечләр.

фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: