Башкортстан Прокуратурасы Кушнаренко районында яшәүче 47 яшьлек кешегә карата «ярдәмсез хәлдә булган кешене үтерү» мәддәсе буенча җинаять эшендә гаепләү заключениесен раслады.
Прокуратураның матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 2023 елның маенда исерек ир шәхси дошманлык мөнәсәбәтләре аркасында аның белән бергә яшәүче элекке хатынының күкрәгенә пычак кадаган. Шул ук вакытта хатын, авыру сәбәпле, ярдәмсез хәлдә булган, ул - 1 группа инвалиды, һәм коляскада гына хәрәкәт иткән.
Нәтиҗәдә, зыян күрүче алган ярасыннан фаҗига урынында вафат була.
Гаепләнүче үз гаебен таныган. Җинаять эше асылда карау өчен республиканың Югары судына җибәреләчәк.
Фото: башинформ