Русия Тикшерү комитетының Иглин районара тикшерү бүлеге Веселый авылында 53 һәм 55 яшьлек ике ирнең үлү факты буенча тикшерү үткәрә.
Төбәк тикшерү идарәсе матбугат хезмәтенең беренчел мәгълүматлары буенча, 25 апрель иртәсендә сөрем газлары белән агулану билгеләре булган ике ирнең мәете һәм этнең үләксәсе сулык эчендә калган «ВАЗ-21150» автомобилендә табылган.
Һәлакәт урынына тикшерү-оператив төркем чыга. Хәзерге вакытта вакыйга урынын тикшерү үткәрелгән, суд-медицина экспертизалары билгеләнгән, шаһитлардан сорау алына, ирләрнең үлеме хәл-шартлары ачыклана.
«Башинформ»га үз чыганагыннан билгеле булганча, ирләр, мөгаен, алкоголь куллангандыр, чөнки машинада спиртлы эчемлек шешәсе табылган.
Фото: СКР по РБ