+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
26 апрель , 10:24

Су анасымы, әллә очраклыкмы?

Буаның мәет cораганын ишеткәнегез бармы?

Су анасымы, әллә очраклыкмы?
Су анасымы, әллә очраклыкмы?
Безнең авыл уртасында бер буа бар. Аны халык үзе буды. Иң башта ул кош-корт өчен эш­ләнгән булса, арытаба зурайтылып, балыклар да үрчетелде. Берничә елдан соң ул авыл ба­лыкчыларының иң яраткан “күл”енә әверелде. Шушы буа янында гына фермабыз урнашкан. Кызганычка каршы, шундагы барлык пычрак сулыкка төшеп, аны сасытты. Шуңа анда су коену тыелган вакытлар да булды.

Берничә ел узгач, яшьтәшләрем биредә беренче тапкыр су коенып карады. Буа зур булмаганлыктан, суы тиз җылына, шуңа күрә коенырга теләүчеләр артып кына торды. Ата-аналар да, ерак күлгә баласын җибәргәнче, аның су коенганын ярдан гына күзәтте. Шулай итеп, тора-бара бирегә кош-корт кертү тыелды, фермадан төшкән пычрак та юкка чыкты. Һәм авыл буасы кешеләрнең яраткан “пляж”ына әверелде.

Без дә абыем белән кешеләрдән калышмыйча су коена башладык. Иртән балыкка килеп утырабыз, су җылынгач коенабыз да, яхшы кәеф белән өйгә таба юл тотабыз. Әй, рәхәт инде!

Балык каптыруның да үз серләре бар бит. Белгечләр сүзләренә караганда, иртән аларны тоту уңайлырак. Без дә нәкъ шулай итәбез. Иртәнге дүрттә килсәң, аеруча уңасың. Шулай итеп, берсендә балыкта утырганда яныма фермадан сыер савып кайтып килүче бер ханым утырды. Аның йөзе миңа бик сәер тоелды. Исереккә охшаган иде. Авыл халкы да аның турында, спиртлы эчемлекләр ярата, дип сөйләгәне булды.
 
– Ишетәсеңме буа тавышын? – дип сорады бу ханым.

–  Берни дә ишетмим. Монда миннән һәм сездән башка беркем дә юк. Бар әле, башымны катырма! – дип, ачуланып җавап кайтардым.
– Сак бул! Буа соңгы вакытта үкерә башлады. Мәет сорый. Монда башкача с
у коенырга ярамый, – дип янә миңа мөрәҗәгать итте дә, борын астыннан нидер сөйли-сөйли, кайту ягына юл тотты.Әлбәттә, мин бу апаны исерек дип уйладым. Арытаба, яныма егетләр килгәч, ул әйткән сүзләрне җиткердем. Бергәләшеп көлештек тә су коенырга тотындык. Тик тора-бара буаның үкерүе турында башка сыер савучылар да сөйли башлады. Имеш, алар эшкә барганда бу тавышны ишетә. Әнием дә, аларның сүзләренә ышанып, башкача су янына җибәрмим, дия башлады.

– Әни, син әллә нәрсәгә ышанып йөрмә инде! Йокысыннан айнып бетмәгән хатыннар сүзләренә ышанырга ярамый. Бәлки, йокыдан гына түгел, башка нәрсәдән дә айнып бетә алмыйлардыр. Бер дә бит бу хәл турында көтүче ирләр сөйләп йөрми. Тузга язмаган нәрсәгә ышанып ятма әле, – дип, янә су буена юл тоттым.
Шулай итеп, берәр атналап вакыт узып китте. Аллаһка шөкер, барыбыз да исән-сау, беркем дә батып үлмәде. Тик теге хатыннар үз сүзләреннән баш тартмады. Шунысы кызганыч: ахыр чиктә аларның сүзе дөрескә чыкты.

Мин, җәйнең яртысы узгач, әтиемнең абыйсына шәһәргә кунакка киттем. Анда ике атна рәхәтләнеп ял иттем. Әлбәттә, шәһәрдә авыл баласына күңелле: бармаган урыннар, йөрмәгән атракционнар калмады. Тик авыл кешесе шәһәрдә озак тора алмый. Җаным янә авылга тартты. Кайтсам – авылда кайгы: 16 яшьлек үсмер буада батып үлгән. Әлбәттә, барысы да сыер савучыларның сүзләрен искә төшерде. Тик без, яшьләр, моңа янә ышанмадык. Чөнки баткан егет бу көнне бик каты исерек булган һәм берүзе төнге сәгать 12дә су коенган. Монда буа үкерүнең бер катнашлыгы юк, дип, үзебезне тынычландырдык. Шулай булса да, бу хәлдән соң әлеге җәйдә су коенучы булмады.

Сыер савучылар да тынычланды. Алар, бу хәлдән соң буаның улавы бетте, дип сөйләнде. Тик минем аларның сүзенә бер дә ышанасым килмәде. Ничек ниндидер сулык мәет сорый ала? Бу бит башка сыймаслык хәл.

Шулай итеп, янә бер ел узып, чираттагы яз җитте. Боз эри башлау белән балыкчылар буага юл тотты. Ә без көннәр җылыну белән, әти-әниләрдән качып, су коена башладык. Анда кемнеңдер, кайчандыр батып үлүе дә онытылды. Тик җәй җитү белән теге апалар янә буа үкерүен “ишетә” башлады. Алар бу хакта сүз кузгаткач, күбебезгә су коену тыелды. Дөресен генә әйткәндә, үзебез дә шүрли башладык.

Җәй ахырына якынлашты. Бакчада чүп утап йөргәндә күрше егет койма аша эндәште.
– Ишеттеңме, буада Ленар абый батып үлгән! Бүген водолазлар аның гәүдәсен эзләргә тиеш. Үзен таба алмаганнар, ә ярда аның киемнәре ята, – диде ул.
Мин шунда сәпитемә атланып, буа янына юл тоттым. Анда бөтен авыл халкы җыелган иде. Биредә водолазлар эшли. Тик Ленар абыйның гәүдәсен таба алмадылар. Димәк, ул батып үлмәгәндер, дигән өмет уянды. Чөнки зур булмаган буада кеше гәүдәсен таба алмау шулай ук башка сыймаслык хәл кебек тоелды.
Шулай итеп вакыт узды. Ленар абыйны күргән кеше булмады. Фаҗигадән соң ике атна узгач, аның гәүдәсен сыер савучы апалар тапты. Ул буаның яр буенда булган. Полиция хезмәткәрләренең сүзенә караганда, абзый су коенганда балыкка куелган ауга уралган һәм батып үлгән. Арытаба алар ауның хуҗасын табып, аны төрмәгә дә утырттылар. Аларга бит, буа мәет сорый иде, дип аңлатып булмый.

Бу хәлләрдән соң, савучы хатыннар янә, буаның үкерүе туктады, дип белдерде. Арытаба биредә су коену катгый тыелды, бу хакта махсус язмалар куелды. Гомумән, башкача су коенырга теләк белдерүче дә булмады.

Шунысы сәер: ни өчендер башка күлләр үкерүе турында беркем дә сөйләмәде. Бу турыда шул ханымнардан да сораганым булды. Алар да, башка буалардан бернинди тавыш чыкканы юк, дип белдерде. Сәер хәл, ни өчен шушы буа гына мәет сорый? Бу сорау белән безнең авыл музеенда эшләүче Равил абый кызыксынды һәм мәктәп укучылары белән тикшеренүләр үткәрергә тотынды.

Авыл тарихына күз салдык, архив документларын күтәрдек. Нәтиҗәдә, элек шушы буа урынында зират булуын ачыкладык. Хәтта эзли торгач, 99 яшьлек әбидә шунда зират урнашкан фото да таптык. Инде ул вакытта бу зират җимерек булган, шуңа күрә дә ул сакланмаган.

Бу яңалыкны авылның мулласы белгәч, бу урында корбан чалырга тәкъдим итте. Бөтен авыл белән җыелышып, бу урында изге эшне башкарып чыктык. Шунысы мөһим: бу хәлгә кадәр авылыбызда мәчетебез юк иде. Шунда муллабыз, бу теманы күтәреп, авылда мәчет төзергә тәкъдим итте. Авылдашларыбыз бу башлангычны хуплады һәм алдагы ике ел эчендә авылыбызда мәчетебез дә барлыкка килде.

Хәзер инде бу хәлләргә дистә елдан артык вакыт узды. Буабызга балыкчылар шактый күп йөри, тик су коенучылар башкача юк. Сыер савучылар да башкача буаның үкерүен ишеткәне юк кебек. Сөйләгәннәре булмады. Тик буаның мәет сорый алуы әле дә башыма сыймый. Ныклап уйлап карасаң, әлбәттә, ышанмыйсың. Әмма әйдә су коенабыз, дип тәкъдим ясасалар, хәзер мин моңа ризалашмас идем.

Илгиз ИСХАКОВ.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: