+3 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
26 апрель , 13:40

"Яшәп тә өлгермәделәр..."

Радий Хәбиров узган атнада биш кеше үлеменә китергән авариягә карата фикерен белдерде.

"Яшәп тә өлгермәделәр..."
"Яшәп тә өлгермәделәр..."
Узган атнада республикада 85 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, анда 91 кеше зыян күргән, 12 кеше һәлак булган. Ел башыннан 704 автомобиль һәлакәте булган, бу, узган елдагы белән чагыштырганда, 151гә кимрәк. 863 кеше зыян күргән. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ЦУРда узган оператив киңәшмәдә юл-транспорт һәлакәтләре һәм зыян күрүчеләр саны кими, ә һәлак булучылар саны арта баруына басым ясады.

"Узган атнада без биш яшь кешене югалттык. Бер мизгел һәм биш язмыш юк, балалар да тудырмадылар, яшәп тә өлгермәделәр", - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

"Барысы да исерек булган..." - диде транспорт һәм юл хуҗалыгы министры министры Александр Клебанов.

"Егетләрне һәм кызларны кызганам, - диде төбәк җитәкчесе һәм йөкләмәләр бирде. - Профилактик күзәтчелек эшен көчәйтегез. Аңлашыла, руль артында без утырмыйбыз, алар үз язмышларын үзләре хәл итә. Бик кызганыч".

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: