+3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
27 апрель , 16:50

Хатынының җансыз гәүдәсен кочаклап йоклаган

Соң булса да ни майтарганын аңлады микән...

Хатынының җансыз гәүдәсен кочаклап йоклаган
Хатынының җансыз гәүдәсен кочаклап йоклаган
Сөйгәнен үтерүдә гаепләнгән 36 яшьлек Салават кешесен сак астына алганнар. Бу хакта бүген, 27 апрельдә, Башкортстанның Тикшерү комитетында хәбәр иттеләр. Ир-атны исерек хәлдә 39 яшьлек хатынны кыйнап үтерүдә гаеплиләр.

Тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланганча, гаепләнүче урамда хатынны тукмый һәм аяклары белән типкәли, аннан соң аны шундагы арендага алынган фатирга сөйрәп алып керә. Шаһитлар хокук саклау органнарына кыйнау турында хәбәр итә.

Вакыйга урынына килгән полиция хезмәткәрләре кан эзләре буенча күпсанлы тән җәрәхәтләре булган хатын-кызның гәүдәсе һәм җинаятьче табылган фатирның ишеген ватып кергән.

Ир гаебен таныган. Бу җинаятьтә бер коточкыч деталь бар: хокук сакчылары фатирга кергәч, мәет белән кочаклашып йоклап яткан ир-атка юлыккан...

фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: