+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
2 Май , 12:26

"Матурым, ач ишекне!"

"Ирем яңа гына чыгып китте бит. Аның үз ачкычы бар", - дип уйладым.

"Матурым, ач ишекне!"
"Матурым, ач ишекне!"

Тормышта без аңлата алмаган хәлләр күп. Менә тагын шундый бер хат.

"Эштә сөйләгәннәр иде. Бер коллеганың дусты турында. Ул гаилә шәһәрдән ерак түгел коттеджда яшәгән. Төнлә иренә эшеннән шалтыраталар һәм аңа китәргә туры килә. Аның хатыны сөйли: ул китәр алдыннан ишекне бер кешегә дә ачма, ят та йокла. Минем ачкычым бар, кайткач, үзем ачып керермен, диде. Тик ирем киткәч, никтер йөрәгем борчыла башлады. Йокы кермәде. Шәһәргә бездән 10 минутлык юл. Бер 15 минуттан ишек шакыдылар. Ишеккә якын бармыйча гына: "Кем бар анда?" дип сорадым. Ә миңа: "Матурым, бу мин, ач ишекне", - дип ирем жавап бирде. Мин курыктым. Бик сәер булды бу. Аның бит ачкычы бар, үзе дә ачып керә ала. Һәм ничек шулай 15 минут эчендә әйләнеп кайтты соң әле бу, дим. Тагын ишек янына ук бармыйча: "Әгәр син булсаң, үзең ачып кер", - дидем. Ә ул һаман "ач ишекне" дип әйтүен белде. Мин ачмадым. Бераздан ишекне шакымый башлады. Шуннан соң бер ярты сәгать үткәндер, миңа шалтыратып, иремнең шәһәргә кергәндә бәрелгәнен һәм үлеме турында хәбәр иттеләр".

Соңрак инде аш үткәргәндә бер әби әйткән аңа. "Әле ярый ишегеңне ачмагансың. Җаны синең арттан килгән булгандыр", - дигән.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: