Русия зур, бик зур. Анда төпкел авыллар да байтак. Ә бит шул торак пунктларда кешеләр яши, кайный. Һәр көн алар белән нинди дә булса маҗаралар була. Ә карт-корының гомер буе җыелган тормыш маҗаралары – чын мәгънәсендә “алтын сандык”. Шул маҗараларны да бит дөньябызның төрле почмакларындагы кешеләр белән аралашып, аларның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән танышкач кына туплап була.
Күптән түгел Себер якларында кунакта булдым. Анда төрле кешеләр белән күрешергә, төрле гаиләләргә кунакка барырга, күпләр белән танышырга насыйп булды. Күп кенә тормыш тарихларын ишеттем, сезгә дә шуларның кайберләрен сөйләп китим.
Кич. Үги ана белән малае сөйләшеп утыра. Алар күптән күрешмәгән, бер-берсен шактый сагынган. Бу кичне элек булган-үткәннәрнең барысы да, диярлек искә төшерелә.
– Ә исеңдәме, кечкенә чагыңда иртәнгә караватың һәрвакыт чыланган була иде? – дип башлады әнисе.
– Әни! Кунак алдында шул турыда сөйләшмик инде! – ди егет.
– Ник? Ул вакытлар үтте бит инде, – ди әнисе.
– Ярый, бу эшнең бернинди ояты юк. Мин үзем дә балачакта шундый авыру белән интегә идем, – дип җавапладым.
Чынлап та, әнисенең сүзләренә караганда, дустым бала чагында бу авыру белән шактый интеккән: кунакка барып та куна алмаган, даими рәвештә урын-җир әйберләрен һәм кием-салымны яңартырга кирәк булган. Мондый газаплар бала үскәч тә бетмәгән...
Ана, ни эшләргә белмичә, баланы төрле табибларга, халык медицинасы белән эш иткән әби-бабайларга йөрткән. Беркем дә булыша алмаган. Ләкин алга таба ханым шәхсән мине шаккатырган шикле бер ысулны сынап карарга булган.
Авылларында булган сихерче әби янына юлланган. Әби, озак уйламыйча, баланы төнлә караватын чылатудан ничек туктатырга киңәш әйткән. Ана кешенең бу киңәшкә ничек каравы – минем өчен билгесез, ләкин ул аны үтәргә карар кылган. Киңәш нидән гыйбарәт? Баланы “ачык” кабергә сидертергә.
Көннәр, алар белән бергә гомер дә уза. Авылдашларының берсенең гомере өзелә. Ана кеше шундук сихерче әйткән “инструкцияне” үтәргә була. Себер якларында шулай буладыр инде – кабер алдан казып куела һәм мәетне күмгәнче анда кеше дә булмый.
Ханым баласын җитәкләп зиратка юллана. Малайга алдан ниләр эшләргә кирәклеген әйтми. Ләкин ул нидер сизепме, башка сәбәп беләнме – еларга тотына. Зиратта (һәрхәлдә балалар өчен) һәрвакыт ниндидер бер шомлылык, моңсулык, хәтта хәвеф бар. Ә анаң шунда алып килеп кабер өстендә “үз эшләреңне” эшләргә кушса – бөтенләй депрессия башланадыр...
Каберләрдән гыйбарәт булган лабиринтларны урый-урый, алар яңа ачык каберне эзләп таба. Малай куркуыннан тагын да ныграк елый башлый, ләкин тирән, төпсез һәм куркыныч кабер читенә китереп бастырыла. Бераздан кабер төбенә берничә тамчы су тама. Бу үксеп-үксеп елаган малайның күз яшьләре була. Әнисе дә, үз гаебен аңлапмы, малаеның кыяфәтен күрепме, ахыр чиктә өйгә кайтырга була. Димәк, сихерченең киңәше үтәлмәде... Шулай да, якын арада бала савыга һәм төнлә караватын чылатмый башлый. Халык медицинасының бу ысулы эшләсә дә – сихер белән түгел, ә көчле стресс кичерүгә бәйле кебек.
– Син мине күп интектердең инде, – дип көлә әнисе.
Махсус рәвештә интектермәсә дә, очраклылары да булган икән... Шулай итеп, дустым еш эчкән үги әтисен җәзага тарттырырга карар кылган. Моның өчен ул келәттә тозак эшләгән: ишек башына арканга бәйләнгән бодай тутырылган авыр чиләк элеп куйган. Механизм шундый ки, ишек ачылу белән теге авыр чиләк кирәк кешенең башына төшәргә тиеш булган... Дустым махсус рәвештә келәттә утны да өзгән.
Кирәк кеше – үги әтисе келәткә ул көнне кермәгән, ләкин әнисе кергән... Ханым келәттә ут янмавына бик гаҗәпләнгән, шулай да арытаба үтәргә теләгән. Авыр агач ишекне бар көченә ачып җибәрүе булган, бодай тутырылган чиләк аның ягына очкан. Ханым, көтелмәгән хәл булгангамы, әллә “реакциясе” акрынгамы, “бомба”га каршылык күрсәтмәгән, урынында тик торган. Тозак үзенең эшен эшләгән: чиләк ханымның нәкъ маңгай уртасына килеп бәрелгән, тутырылган ашлык бөтен якка очкан...
– Нәкъ шунда мин әниемнән беренче “имләү” сүзләрен ишеттем дә инде, – дип искә ала дустым.
– Ә мин синнән теге тәкәдән соң... – дип җаваплый әнисе.
Еш кына авыл балалары йорт хайваннарын дус итә. Дустым белән дә шундый маҗара булган икән. Җәен туган бәрәннәрнең берсен ул үзе карап үстергән, аның белән уйнаган, шаярган. Аңа “Бяшка” дигән кушамат биргән. Бәрән бераз үскәч, уеннар да кызыграк булган: дустым башына чиләк киеп, Бяшка белән төртешеп уйнаган. Үзенең кече дустына үлән чабып бирү дә гадәткә кергән. Бәрән дә аны өзелеп яраткан, һәрвакыт көткән.
Көннәрнең берсендә дустым мәктәптән йөгереп, ачыгып кайткан. Ихатага килеп кергәч үк яңа пешкән шулпа һәм икмәк исе борынга килеп бәрелгән. Шундый тәмле ис сизгәч адымнары тагын да ешайган. Кулларын чайкатып, тиз-тиз генә өстәл артына утырып, “Бисмилләһ”ны әйтеп, төшке ашны ашарга керешкән. Бер тәлинкә аштан соң тагын берне сорап ашаган. Чынлап та, әнисе токмач һәм ит белән пешергән шулпа бүген аеруча тәмле кебек тоелган.
Әнисенә рәхмәтләр укып, дустым Бяшкага да, төшке аш буларак үлән чабып бирергә чыгып йөгергән. Ихатаны ике, абзарны өч тапкыр урагач, ул кире әнисе янына кергән. “Әни, ә Бяшка кайда ул?” – дип моңсуланып сораган. Әнисе озак уйламыйча: “Соң, әле яңа гына Бяшканы ашадың бит, улым”, – дип җавап биргән...
Малайның күзләре шундук яшь белән тулышкан, ул ихатага йөгереп чыгып киткән. Чирәмгә ятып, үксеп-үксеп, Бяшкадан пешерелгән ашны кире чыгарган.