«Барс» эзләү отряды волонтерлары хәбәр иткәнчә, алар урман полосасын һәм яр сызыгын карап чыккан. Барлыгы 16 км юлны җәяү, дүрт километрны кинологлар белән бергә үткәннәр, шулай ук алты километрны пилотсыз аппаратлар тикшергән.
- Хайваннарның күпсанлы эзләре табылды, әмма кешеләр булган эзләр юк. Кайбер урыннарда җирлек сазлыклы, шуңа күрә эзләү катлаулана, - ди алар.
Уфа буенча "УГЗ" мәгълүматлары буенча, алар кичә йөзү чараларында 98 км акваторияне һәм Агыйдел елгасының яр буе линиясен тикшергән. Кызганычка каршы, әлегә нәтиҗәләр юк.
«ЛизаАлерт» отряды волонтерлары эзләүдә катнашырга теләүчеләрне көтеп кала.