+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
14 Май , 21:35

Каринаның гәүдәсе табылган

Уфада яшәүче 20 яшьлек Карина Кашапованың серле рәвештә югалуы турында язган идек. Ул Владивостокта үле килеш табылган. Нәрсә булган?

Каринаның гәүдәсе табылган
Каринаның гәүдәсе табылган

Владивостокта 20 яшьлек Уфа студенты Карина Кашапованы үле килеш табалар. Бу хакта "КП - Уфа" басмасына кызның туганы сөйләгән.

Аны эзләү узган атнада башланды: соңгы тапкыр ул туганнары белән 8 майда элемтәгә чыккан. Апрель ахырында Карина Владивостокка билетлар сатып ала. Кыз Ерак Көнчыгышка Новосибирск аша барырга ниятли. Үзенең булачак сәфәрен Карина сер итеп тота һәм соңга кадәр үз планнарын ачмый.

Икенче майда ул университетта авырып китүен әйтә, ә бишенче майда Владивостокка китә. Сигезенә кадәр ул туганнарыннан Уфада булмавын яшерә. Һәм нәкъ шул көнне ул элемтәгә керүдән туктый.

Билгеле булганча, Карина югалганчы, социаль челтәрләрдә аккаунтларын һәм почтасын бетергән.

Кыз белән нәрсә булганы әлегә билгеле түгел.

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: