+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
15 Мая 2024, 10:00

Татарстанда тагын пилотсыз очкыч!

Русия Һава һөҗүменә каршы оборона чарасы Татарстанда Украинаның пилотсыз очкычын бәреп төшергән. Бу хакта Русия Оборона министрлыгына сылтама белән "РИА Новости" хәбәр итә.

Татарстанда тагын пилотсыз очкыч!Татарстанда тагын пилотсыз очкыч!
Татарстанда тагын пилотсыз очкыч!
«Мәскәү вакыты белән якынча 7.30 сәгатьтә Русия Һава һөҗүменә каршы оборонаның кизү чаралары белән Татарстан территориясендә Украина пилотсыз оча торган аппараты бәреп төшерелгән», дип белдерделәр ведомствода. Оборона министрлыгында аның самолет тибындагы пилотсыз очкыч булуына ачыклык керттеләр, дип яза "Татар-информ".
 
Һава хәвефе сәбәпле, Казан һәм Түбән Кама аэропортларына рейслар кабул итү һәм җибәрү вакытлыча  тыелган.

ФСБ мәгълүматлары буенча, ул дары заводына очып барган, дип фаразлана.

Пилотсыз аппаратның очуын күпләр күргән, әмма бу хакта хәбәрләр бик аз булган.

9 майда Башкортстанда да шундый хәл теркәлгән иде. Әгәр дә сез шикле очу аппаратын күрсәгез, кичекмәстән МЧСка, Эчке эшләр министрлыгына, яки ФСБга яисә 112 номерына шалтыратыгыз. Уяу булыгыз! Тыныч күгебезне бергәләп саклыйк!
 
 
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас