+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
17 Май , 19:05

Үләренә бер көн кала...

38 яшьлек Альмира Ибраһимованың яман шештән вафат булуы турында язган идек.

Үләренә бер көн кала...
Үләренә бер көн кала...
Көче ташып торган, энергияле, искиткеч чибәр, ягымлы хатынга, сәнгать эшлеклесенә 2015 елда икенче стадиядәге баш мие рагы диагнозы куела. Альмира ул вакыт  авыруны җиңә һәм гадәти тормыш белән яши башлый.

Ни кызганыч, шатлык озакка бармый. Узган елда аны кабат баш авыртулары җәфалый башлый. Табиблар тынычландырырлык сүз әйтми – рак кире кайта.

«Соңгы елда минем баш миемә 5 операция ясадылар. Баш сөяге ретрепанациясе булды, тик, кызганычка каршы, хәлем начарланды гына, әлегә яхшырулар күзәтелми», – дип язган була Альмира социаль челтәрдә.

Бу юлы исә чир тагын да көчәеп кайта. Химия терапиясеннән соң Альмираның чәчләре коела, ул берничә ай эчендә картая. Яман шешнең көчәюе аркасында, йөрүе авырлаша, хәрәкәт координациясе, сөйләме һәм хәтере бозыла.

Ә дәвалану өчен өчен акча бөтенләй җитми, ашыгыч операция кирәк була. Бер ай элек Альмираны алга таба тикшеренү һәм дәвалану өчен Санкт-Петербургка алып китәләр.

«Хәзер Альмира Санкт-Петербургка клиникага бара. Анда ул тагын бер кат тикшеренү узачак һәм аның алга таба дәвалану планы хәл ителәчәк», – дип хәбәр иткән иде Альмираның әнисе.

Ә 15 майда Альмира Ибраһимова вафаты турында кайгылы хәбәр бөтен интернетта таралды. Үләренә бер көн кала ул «Вконтакте» битенә соңгы тапкыр кергән. Үзе баш режиссер булып эшләгән «Башкортостан» концерт залы язмасын үзенә күчереп куйган.

Альмира белән хушлашу туган ягында – Баймак районы Нигъмәт авылында була. Альмира гомеренең соңгы көннәрен әти-әнисе йортында уздырган.
 
Аның өч баласы ятим калды. Бу хакта NewsBash язган.
 
фото: NewsBash 

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: