-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
18 Май 2024, 13:30

Улы белән биер дә әле ул

Җиде ел түшәктә яткан Ләйсән Фәйзуллинага ярдәм көтмәгән яктан килгән.

Улы белән биер дә әле ул
Улы белән биер дә әле ул
Мәктәптә дәрес биргән вакытта педагогның башына плафон килеп төшүе, аны паралич сугуы турында язган идек. Ул креслода гына хәрәкәт итә ала. 

Мәләвездә яшәүче блогер, "Изгелек планетасы" Бөтенрусия хәйрия фонды вәкиле Сергей Глухов Ләйсән белән башта социаль челтәрдә, аннан якыннан таныша. Укытучыга ярдәм итүләрен сорап депутатларга чыга. Аның Мәскәүдә яшәгән дусы Андрей Макаров билгеле музыкант, шансонье, блогер Владимир Курский белән Мәләвезгә Ләйсән Фәйзуллинаның хәлен белергә килә. Коляскага акча җыю турында игълан иткәннән алып 10 көн эчендә кирәкле күләм җыела. Ике атнадан 700 мең сумлык электр белән идарә ителгән кресло сатып алалар.

Ләйсән ханыма заманча кресло, аңа өстәп компрессорлы ортопедик матрас бирү тантанасына Сергей Глухов, фондның урындагы вәкилләре Фәнир һәм Фәнүр Ишбаевлар, Коммунистлар партиясенең урындагы бүлекчәсе әгъзасы Валентин Серов катнашкан. "Актив тормыш алып барырга ярдәм итә алганыбызга шатбыз, тизрәк савыгыгыз", - ди алар һәм 12 июньдә Владимир Курский катнашлыгында Мәләвездә узачак концертка чакыралар.

Ләйсән ханым сәхнәгә чыгып, улы белән биергә, үзаллы кибетләргә йөрергә хыялланган.  Бер теләген Самир улы шул ук кичне гамәлгә ашырган: якындагы кибеткә барып кайтканнан соң ана кеше хис-тойгылары белән уртаклашкан. "Изге кешеләр бик күп, ярдәм кулы сузганнарга рәхмәтем чиксез", - дигән ул.

Укытучы Ләйсән Фәйзуллинаның шатлыгын уртаклашабыз, тизрәк савыгуын телибез.

фото: "Башкортостаным"


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: