+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
20 Май 2024, 11:10

Яу яланында да могҗизалар булган

Төрле еллардагы сугышлар тарихында сәер хәл-вакыйгалар да күп теркәлгән.

Яу яланында да могҗизалар булганЯу яланында да могҗизалар булган
Яу яланында да могҗизалар булган


1944 елда 45 миллиметрлы яңа пушка белән коралландырылган “Як-9К” самолетлары серияле җитештерелә башлый. Мондый пушкадан атылган снаряд хәтта 48 миллиметрлы танк бронясын да үтәли тишеп чыга, ә самолетлар турында сөйлисе дә юк.

Берсендә шундый хәл була: майор Клещев полкыннан дүрт “Як-9К” һавада дошманның дүрт “Фокке-Вульф”ы белән очраша. Немец очучылары безнең очкычлардагы яңа пушкалар турында белмәгән була һәм һөҗүмгә ташлана, ә безнекеләр аны кабул итә. Бер залп – һәм дошманның өч самолеты шундук чәрдәкләнеп оча, дүртенчесе көчкә качып котыла.
Бу полк 2,5 ай эчендә дошманның 106 самолетын тар-мар итә...
* * *
Мәрхүм генерал Лебедь истәлек­ләреннән:
“Безнең “Т-62” танкы совет ар­миясенә теләктәшлек күрсәтеп сугышучы әфганлыларга ярдәм итә иде. Бу танкның үзенчәлеге шунда: атканнан соң бушаган снаряд гильзасы башня артындагы кечкенә тишектән чыгып оча, ә әфганлылар танкка сыенып атыш алып бара.
Безнең танкист, башнясын боргалап, дошманнар позициясендә объект эзли. Таба. Ата. Башня артындагы тишек буш гильзаны “төкерә”. Ул гильза бер әфганлының йөзенә һәм күкрәгенә барып бәрелә. Бу бичараны ике әфган солдаты тылга, ышыграк урынга өстерәп алып китә. Танк тагын ата, гильза тагын бер солдатка барып тия, аны тагын ике иптәше тылга өстери. Минем күз алдында бер-ике минут эчендә әфган­лыларның взводы шулай яртылаш сирәгәйде...”
* * *
Немецларның Ленинград юнәлешендә безнең тылга үз диверсантларын һәм разведчикларын ташлау операцияләре берзаман гел уңышсызлыкка очрый башлый, аларның барысын да безнең совет патрулендәге сержантлар бер-бер артлы эләктереп кенә тора. Ә бит диверсантлар, разведчиклар кирәк булган барлык нәрсә – кием, документлар, яшерен адреслар, чын парольләр белән тулысынча тәэмин ителгән була.
Бу фиасконың сере бик гади булып чыга: немец разведчикларын документларына кыстырылган, тутыкмый торган металлдан ясалган ялтыравык скрепкалар “сата”, ә үзебезнең илдә эшләнгәннәре барысы да тутыга торган була...
* * *
Сугыш елларында Ижевск шәһәрендә “ППШ” автоматлары күпләп җитештерелә. Аннан туктаусыз аткан чакта бу коралның көпшәсе кызудан деформацияләнмәсен өчен металлны чыныктырырга булганнар. 1944 елда автоматның сыйфаты кинәт кенә начарлана, сынаулар вакытында кызган көпшә кәкрәя башлый. Махсус хезмәтләр тиз арада килеп җитеп, заводка эшкә урнашкан диверсантларны эзләргә тотына, тик таба алмыйлар...
Соңрак ачыклануынча, бер карт мас­тер чирләп киткән икән, эшчеләр составында бүтән үзгәреш юк. Тегене тиз арада савыктырып, аякка бастыралар, эшкә алып киләләр һәм... күзәтә башлыйлар.
Инженерлар һәм конструкторлар шаккатмалы ачыш ясый: теге карт мастер чыныктыру суы салынган бакка көненә ике тапкыр печ итә икән! Шуннан соң автоматтагы теге җитешсезлек тә юкка чыккан! Карттан качып кына башка мастерлар да печ итеп карый, ләкин файдасыз! Бу серле процедурага нәкъ менә теге картныкы гына тәэсир итә! Шуннан соң аның бу гадәтенә бик шатланып күз йомарга мәҗбүр булалар...
* * *
Евгения Никитина 1942 елдан Бөек Җиңүгә кадәр дошман тылында разведкада хезмәт итә. Аны минут саен хә­веф сагалый, ә кайвакыт могҗиза гына коткара.
Берзаман разведчиклар бер берәдәк этне үзләренә ияләш­терә. Аңа “Щука” дигән кушамат бирә­ләр, чөнки ул балык тотарга бик әвәс була, кайвакыт табышыннан хуҗаларына да өлеш чыгара.
Берсендә Евгения белән ахирәтенә, урындагы хатын-кызлар кыяфәтендә немецлар тылына үтеп чыгып, мәгълүмат туплап кайтырга кушыла. Үз артларыннан куркыныч “командировка”га иярмәсен өчен кызлар “Щука”ны агачка бәйләп китә. Ләкин өч көннән ул бәйдән ычкына һәм дошман тылына 40 чакрымга үтеп өлгергән кызларны куып җитә. Җанга якын дусларын күрүдән сөенгән кызлар, аны бераз иркәләп алгач: “Сиңа үләргә ярамый, “Щука”, бар, отрядка кайтып кит!” – дигән команда бирәләр. Маэмай приказны аңлый һәм хуҗабикәләренең күзләренә мөлдерәмә карап һәм кулларын ялап ала да юкка чыга.
Сигез көннән кызларга кире кайтып барганда миналар урнаштырылган басу аша үтәргә туры килә. Шартласак, беребез булса да исән калсын, дип, алар бер-берсеннән арырак атлый. Шулай, менә-менә шартлыйбыз, дип, зур саклык белән ике сәгать чамасы атлаганнан соң алар каршыларына килеп чыккан “Щука”ны күреп ала. Арытаба инде эт, әле уңга, әле сулга борылышлар ясый-ясый, алдан бара башлый – ул куркыныч булган урыннарны сизә һәм кызларны хәвефсез сукмак буйлап алып китә. Шулай итеп, бер сәгатьтән акыллы мәхлук хуҗабикәләрен мина кырыннан исән-имин алып чыга, ә тагын бер тәүлектән алар базага кайтып җитә...

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас