Бөре районара тикшерү бүлеге 34 яшьлек уфалыга «Үтерү» мәддәсе буенча гаеп белдерде.
Тикшерү версиясе буенча, быел 1 майда кич белән гаепләнүче таныш хатыны белән бакча йортында мәҗлес корган. Ир-ат башка хатын белән телефоннан сөйләшкәннән соң, йорт хуҗабикәсе белән аның арасында көнчеллек аркасында низаг килеп чыккан. Бер арада гаепләнүче кухнядан балта алып, хатынның башына берничә тапкыр суккан.
Шуннан соң ул аның телефонын алып качып киткән. Үтерү фактын яшерер өчен, бу бәндә зыян күрүченең танышы белән аның телефоныннан хат алышкан, аннары корбанының машинасын автосервистан алуын сораган.
Үлгән хатынның гәүдәсен 5 майда табалар. Хокук саклау органнары җинаятьченең шәхесен һәм кайда булуын ачыклаган. Сораштыру вакытында ул кылган эшен таныган. Хәзер аның белән беренчел тикшерү эшләре үткәрелгән, тикшерү вакытына ул сак астына алынган.
Фото: СКР по РБ