Уфада биеклектән егылып төшеп үлгән балалар саны билгеле. Мәсәлән, коткаручылар әйтүенчә, былтыр өч бала фатир тәрәзәләреннән егылып, авыр җәрәхәтләрдән үлгән. Гомумән алганда, узган ел барлыгы 11 баланың егылу очрагы теркәлгән.
Мондый очраклар еш кына балаларның ата-ана каравыннан калып, тәрәзә төбендә уйнавы аркасында була.
- Бала тәрәзә төбенә менмәсен өчен аның яныннан урындыкларны, тумбочкаларны алып куегыз, тәрәзәләргә фиксаторлар куегыз, шул чакта балалар аларны ачмаячак, - дип киңәш бирә коткаручылар.
фото: башинформ