+24 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
21 Мая 2024, 16:50

Ике яшьлек кызын подъездда ташлап киткән

Уфада коточкыч хәл булган.

Ике яшьлек кызын подъездда ташлап киткәнИке яшьлек кызын подъездда ташлап киткән
Ике яшьлек кызын подъездда ташлап киткән
Әтисе ике яшьлек кызын йортның егерменче катында ташлап киткән.

"Биосфера" торак комплексы подъездында баланы күршесе таба, сабый балконда йөргән була. Аның әти-әнисен табар өчен консьерж янына алып килә, ләкин соңгысы кемнең кызы икәнен белми.

Шуннан соң йортта яшәүчеләр бу парны үзләре эзләргә тотына. Әтисенең номерын табалар, ләкин ир-ат балалары булмавын әйтә. Икенче шалтыратудан соң ул инде бала артыннан киләчәген белдерә, ләкин килми.

Баланың әнисе исә берничә көн кәеф-сафа корып йөри икән. Телефоны юк, ә "Биосфера"дагы фатирны арендага бирә. Өч сәгать ярымнан соң баланы әбисе белән бабасы килеп алып киткән.

Баланың әтисен тапканнар. Аны да, ананы да хокук сакчылары белән җитди сөйләшү көтә.
 
Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас