+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
22 Май 2024, 11:35

Тешләрен баланың муенына батырган

Бакалы районында баланы эт талап үтерүе турында язган идек. Фаҗиганең нечкәлекләре билгеле булды.

Тешләрен баланың муенына батырганТешләрен баланың муенына батырган
Тешләрен баланың муенына батырган
Балага 2 яшь тә 10 ай булган.

Бала эт янына килгәч, ул кинәт аңа ташлана, муенына тешләрен батыра һәм артериясенә эләгә, бу исә сабыйның үлеменә китерә. Тәнендә башка яралар да булган, дип хәбәр иткән «Башинформ»га хокук саклау органнарында үз чыганагы.

"Кыз тәрбияләнгән гаилә уңай характерлана. Исәптә тормый. Әти-әнисе ике кыз үстерә. Аларның кечесе һәлак булган. Әтиләре фаҗига көнендә эштә, вахтада булган. Әнисе йорт хуҗалыгы белән шөгыльләнә. Кичә ул урамда нәрсәдер пешергән, балаларны үз янына чакырган. Олысы йөгереп килгән, ә кечесе ни өчендер бәйләнгән эт янына барган. Бик якын килгән, фаҗига булган", — дип сөйләгән мәгълүмат агентлыгы әңгәмәдәше.

Кызының кычкыруына әнисе йөгереп килеп, этне куып җибәрә. Авыр җәрәхәтләр белән баланы хастаханәгә алып китәләр. Табиблар зыян күргән кызга квалификацияле ярдәм күрсәтә, ләкин, кызганычка каршы, алган җәрәхәтләр үлемгә китерә.

Эт котыру авыруына дучар булган дип шикләнәләр. Хайван 10 көнлек карантинда белгечләр күзәтүе астында урындагы ветеринария станциясе бинасында тора.

Шул ук вакытта тикшерүчеләр эт һөҗүме аркасында балага үлем факты буенча җинаять эше кузгаткан.

фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас