+2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
24 Май , 12:22

Каргасыз килгән язлар

Авылларда хәзер бу кошларның тавышын ишетәм димә...

Каргасыз килгән язлар
Каргасыз килгән язлар
Элек бу хәлнең булуы да мөмкин түгел иде кебек. Чөнки сыерчыклардан, умырзаялардан алда кыш үтүе, тиздән яз җитүе турында хәбәр итеп, күңелләрне иләс-миләс китереп, авылга кара каргалар кайта иде. Урамның иң биек тупылларына оялап, “кар-кар” килеп кычкырышкан каргаларның беркемнең дә ачуын китергәне булмады. Алай гына да түгел, аларга карап, ирексездән кешеләрнең йөзенә елмаю тарала иде. Яз һәрвакыт ниндидер өмет, ышаныч алып килә шул. Шуңа күрә янә җиргә яз килүе турында башлап хәбәр итүче каргалары да яраттыра аның. Яраттыра иде... “Иде” дию дөресрәк булыр, чөнки хәзер язлар каргаларсыз гына килә. Сез дә моны моңсуланып күзәтәсезме, дуслар?

Күңел кабул итеп бетермәгән бик сәер күренеш бу — тупыллар, юан каеннар, яз булуына карамастан, тып-тын утыра. Элек мин авылның иң шаулы ике тупылында 56 оя саный идем! Клуб янында урнашкан бу тупыллар яз җитү белән гөр килеп тора иде. И рәхәт иде: һавада эреп барган кар, кемдер кискән агачтан таралган әчкелтем-татлы утын исләре, җылы җил исә, кояш елмая, тулышкан бөреләрнең сизелер-сизелмәс кенә үзенчәлекле исе танауны кытыклый, каргалар шавы... Болар барысы бергә “яз исе”, “яшәү исе” булып хәтергә сеңеп калган.

Үзебезнең очтагы тыкрык янындагы тупылларда 48 оя була иде. Елның елында. Бер генә елны да ул оялар буш тормады, март аеннан гөж килә башлый иде алар. Ничә бала чыгара иде микән анда каргалар?

Ә басуларны хәтерлисезме? Чәчү вакытында кара каргалар тракторның артыннан да калмый, ияреп йөри, суалчаннар чүпли иде. Бу вакытта ана кошлар йомырка салып, ояда утырганлыктан, ата кошларга аларны ашатырга кирәк, шуңа алар — “җәмәгатьләренә”, аннары балаларына җим ташу белән мәшгуль. Җир куенына салынган орлыкларга да тигәннәрдер инде, әмма каргалар ашаганнан гына пеләш калган басулар юк иде.

...Хәзер каргалар кайтмый. Авыллар каргасыз хәзер. Моның сәбәп­ләрен авылда кеше саны азаю, фермаларның ябылуы белән бәйләргә кирәктер. Каргалар белән кешенең нинди бәйләнеше бар, диярсез. Бар шул. Кеше булса, аның малы да була, мал тоткан җирдә ризык та була. Фермалар да кар­галарның тукланыр урыны булып тора иде. Ни генә димә, бу кошлар гасырлар буе кеше янында аңа яраклашып яшәгән. Ә кешелек гасырлар буе чәчкән, урган, мал тоткан... Орлык, бодай, мал ризыклары, көнкүреш калдыклары — каргалар болар белән тукланып, кешеләр янына сыенган. Хәзер инде авыллар ярымбуш, фермалар ябылган. Бу күренеш аеруча минем авыл кебек кечкенә авылларга хас. Шуңа күрә авылларга каргалар да килми...

Үзем яшәгән шәһәрдә дә күзәтергә ярата идем мин аларны. Моннан ун еллар элек кенә әле мәктәп ихаталарындагы, парклардагы зур-зур агачларда язларын кайткан кара каргалар шаулаша иде. Хәзер — тынлык. Беренчедән, зур агачлар киселеп, алар урынына юкә, шомырт кебек агачлар, чыршылар, сирень куаклары утыртыла. Каргаларга шәһәрдә дә урын калмады. Алар бик аз инде биредә, чүп савытлары янында бер­кадәр күрергә була. Әмма элек­кечә көтү-көтү каргаларны очратам димә. Ә бит каргалар ел саен бер урынга оя корган, аларның икенче урынга күчеп китүе — сирәк күренеш, мондый хәл халыкта борчу тудырган, моны начарга юраганнар.
“Каргалар — табигатьнең санитарлары” дип укыттылар безне. Алар май козгыннарын, “проволочник” кебек бакчачыларның дошманын, башка зарарлы бөҗәкләрне юк итеп, табигатьткә файда китерә, дип белеп үстек. Бүгенге заманда әле тегендә, әле монда күбәләкләр, бөҗәкләр, корткычлар пәйда булып, җәй уртасында агач яфракларын ашап бетерүләре турында мәгълүматлар социаль челтәрләрдә бик еш күренүен исәпкә алсак, уйланырсың да. Әллә чынлап та каргалар җитешмиме соң мохитебезгә, шуңа артамы табигатьтә бу корткычлар?

Менә шулай, хәзер язлар да үзгәрде. Дөресрәге, тормыштагы үзгәрешләр бер безнең генә түгел, каргалар, башка кошлар, хайваннар тормышында да сизелә. Белгечләр, орнитологлар хәзер кара каргаларның берникадәр өлеше кышкы чорга китми, биредә кала, кышларга яраклашкан, дип тә раслый. Дөрестерме-юктырмы, белмим. Ә менә элеккечә каргалар кайтмавы бераз ямансурак. Яз җитсә, күңел, нишләптер шул каргаларны да көтә.

Безнең чоланда Алексей Сав­расовның “Грачи прилетели” дигән картинасы эленеп тора иде. Әле кызыксынып, Интернеттан карадым: 1871 елда язылган булган икән. Гасыр ярым вакыт үткән. Гасыр ярым ул картина “актуаль” иде. Ә хәзер бу дөреслеккә туры килми — авылларга кара каргалар кайтмый. Шулай ук балачактагы “Грачи прилетели, грачи прилетели — на крыльях весну принесли!” җыры искә төшә. Мәңге шулай булыр кебек иде, берәр вакыт яз үзе генә, кошларсыз гына килер, дип кем уйлаган? Ярый әле сыерчыклар кайта. Әлегә кайта...

Мин бездә генә шулаймы соң, дип аптырап, уйланып йөргәндә, быел Благовар районында яшәүче туганыбыз Роза апа кунакка килде. Авыл хәлләре, дөресрәге, авылларның елдан-ел бәләкәйләнүе (“бетүе” дияргә телем бармый) турында сөйләшеп утырганда, ул да шул фикерне әйтте, каргалар да кайтмый инде хәзер, дип уфтанып куйды. Мин, үземнең күзәтү­ләремне раслар өчен, бу турыда кат-кат сорап, ачыкладым. “Юк, балакай, кайтмыйлар, кешеләр мал тотмый, ризык юк аларга”, — диде ул. Әле менә уйланып утырам: башка тө­бәкләрдә, башка районнарда ничек икән хәлләр? Дуслар, сездә язлар ничек килә: кара каргалар беләнме, әллә инде сездә дә тынлыкмы, каргалар тавышы дефицитмы? Кайттылармы быел? Кайтса, сөенегез! Чөнки хәзер бик күп торак пунктларга язлар каргаларсыз гына килә...

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: