Уфада тикшерүчеләр аның шәхесен ачыклый. Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 26 майда ашыгыч хезмәт хезмәткәрләре 30 мартта ике үсмернең билгесез югалуы факты буенча җинаять эше кысаларында эзләү чаралары үткәргәндә, Агыйдел елгасы ярында бер малайның гәүдәсен табалар.
"Вакыйга урынына полиция хезмәткәрләре белән берлектә тикшерүчеләр һәм криминалистлар чыкты. Бу урынны тикшерү үткәрелде, шәхесне һәм үлем сәбәпләрен ачыклау максатында суд экспертизалары комплексы билгеләнде", — дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Ашыгыч хезмәтләр хәбәр иткәнчә, суда табылган малайның киемнәре 13 яшьлек Павел Паличевныкына охшаган.
фото: башинформ