Русия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе Агыйдел елгасы ярында табылган үсмернең гәүдәсен таныган. 2024 елның 30 мартында югалган 13 яшьлек үсмернең әти-әнисе табылган малайда үз улларын танып, аның шәхесен раслаган. Ул 13 яшьлек Павел Паличев булып чыккан.
Хәзер эксперт тикшеренүләре үткәрелә, шулай ук икенче үсмерне эзләү дәвам итә.
Фото: Башинформ