+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
29 Май 2024, 10:10

Батып үлгән үсмер белән хушлаштылар

Бүген Уфада туганнары һәм якыннары фаҗигале рәвештә һәлак булган 13 яшьлек Павел Паличев белән хушлашты.

Батып үлгән үсмер белән хушлаштыларБатып үлгән үсмер белән хушлаштылар
Батып үлгән үсмер белән хушлаштылар

Исегезгә төшерәбез, үсмерне ике ай эзләгәннән соң Җиңү паркы янында Агыйдел елгасы ярында таптылар. Бүген Изге Сергиев соборында үлгән бала белән хушлашу чарасы узды.

Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, психотерапия үзәге белгечләре 13 яшьлек укучының туганнарына ярдәм итә. Балаларны эзләүнең беренче көненнән үк үзәк психологлары гаиләләргә тиешле профессиональ ярдәмне күрсәтә. Бүген алар шулай ук малай белән хушлашу чарасында катнашты.

"Урында кыска вакытлы психотерапия элементларын кулланып, психологик ярдәм күрсәтәбез. Ата-аналарга ярдәм итү өчен РКПЦ психологлары һәм психотерапевтлары алар белән элемтә урнаштыра, алар үз куркулары, фикерләре белән уртаклаша ала. Беренче чиратта, булган бәхетсезлектә үзләрен гаепле дип санауны бетерү максатында психолог белән эш бара", - ди Республика психотерапия үзәгенең баш табибы Наталья Тулбаева.

Коткаручылар хәбәрсез югалган 14 яшьлек Дамир Әдеһамовны эзләүне дәвам итә.

фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас