+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
29 Май 2024, 03:25

"Без барыбыз да һәлак була ала идек..."

Стәрлебаш районындагы коточкыч янгында өч бала янып үлә язган. Аларны нәрсә коткарган? 

 Стәрлебаш районында янгын хәбәрчесе ярдәмендә өч бала һәм өч өлкән кеше коткарылган, дип хәбәр иттеләр МЧСның матбугат хезмәтендә.

Коткаручылар сөйләвенчә, 26 майда төнге сәгать 4тә Яшерган авылында торак йортның верандасы янган. Йортта хуҗабикә, аның улы һәм хатыны, аларның 10, 11 һәм 16 яшьлек өч баласы йоклаган.

"Без барыбыз да кичке 11 тирәсендә йокларга яттык. Төнлә мин көчле тавыштан уяндым һәм янгын хәбәрчесе эшләгәнен аңладым. Аннары төтен исен сиздем. Өйдә булган һәркем дә уянды, һәм без шунда ук урамга чыктык. Мин шунда гына аңладым: янгын верандадан башланып киткән, анда бойлер һәм электр җылыткычы урнаштырылган иде. Без барыбыз да һәлак була ала идек, бу куркыныч! Оныклар янгын сүндерүчеләргә шалтыратты, һәм берничә минуттан алар килеп, барысын да сүндерде», — дип сөйли йорт хуҗабикәсе.

Бер фараз буенча, янгынның сәбәбе — кыска ялганыш аркасында электр челтәренең авария режимында эшләве.

"Янгын хәбәрчесе авыл хакимияте тарафыннан “Ялгыз яшәүче 55+ гражданнар" программасы буенча узган елның декабрендә куелган иде",-дип өстәделәр МЧСта.

Менә шундый бәхетле очрак. Сез янгын хәбәрчесе куйдыгызмы әле? Онытмагыз!

 

Фото: "МЧС по РБ"

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас